Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бергәләп наркотикларга каршы көрәшкә

Наркотик - башкисәр кебек, кызганып тормый, соңгы юлга өстери, диләр. Кеше гомерен һәлакәткә илтүче, ә якыннарының тыныч тормышын җимерүче афәт икәнен хәзер барыбыз да ачык беләбез.

Шул сәбәпле киң җәмәгатьчелек тарафыннан алкоголизм һәм наркотикларга каршы көрәштә контроль ныгыганнан-ныгый. Әлеге мәсьәләләр хакында күптән түгел турыдан-туры үткәрелгән видеобрифингта да ассызыкланды. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссияләре өчен күрсәтмәләр һәм фикер-тәкъдимнәр бирелде.
- Наркомания чиренә каршы көрәштә бердәм булып күтәрелгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, чөнки наркоманнар саны арта бара. Иң борчыганы - шулар сафына балигъ булмаган балалар да өстәлә. Бигрәк тә җәйге каникул чорында балалар иреккә чыгалар, аларга контроль кими. Шуннан файдаланып алар начар юлга кереп китәргә дә бик мөмкиннәр. Наркотик матдәләр белән сату итү буенча теркәлгән хокук бозу фактлары узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр арткан. Бу - составында наркотик матдәләр булган дарулар, яшерен рәвештә наркотик матдәләр белән, тыелган үсемлекләр үстереп сату итү фактлары. Шушы күренешләр белән бәйле рәвештә мәгариф учреждениеләрендә кабаттан укучыларның наркотиклар турында никадәр күләмдә хәбәрдар һәм аларның наркотикларга бәйлеме, юкмы булуын ачыклау өчен тәрбияви-профилактик чаралар, тестлар, ачык дәресләр, маниторинглар уздыруның кирәклеге хакында искәртелде. Наркоманиянең зыянын төшендерү өчен әлеге эшчәнлекләрне психологлар, табиб-нарколог, шәфкать туташы, хокук сагында торучы вәкилләр һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче белгечләр белән оештыру кирәк. Барлык мәктәпләрдә дә медицина кабинеты булырга, һәрбер бала медицина тикшеренүе үтеп, сәламәтлек дәрәҗәсе билгеләнергә тиеш, - дип белдерде утырышны алып барган ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев.
Шулай ук балалар алкоголизмының кимемәве хакында да сүз булды. Исерткеч эчемлекләрнең яшь организмга никадәр дәрәҗәдә зур зыян китерүен төшендереп торырга, хокук бозулар буенча комиссиядә исәптә торучы балаларның һәрдаим контрольдә булырга кирәклеге искәртелде. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, ГТО нормаларын тапшыруны һәр җирлектә дә кирү кайтару, балаларны спортка тарту буенча даими эш алып бару тәкъдиме яңгырады.
Соңгы елларда балигъ булмаган балалар арасында үз-үзенә кул салу күренешләре дә арту күзәтелә. Янгыннар вакытында баларның үлеме дә сагайта. Шуның өчен балигъ булмаган балалар белән сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Кичке сәгатьләрдә соңга калмыйча урамда, җәмәгать урыннарында йөрүләре дә контрольдә тотылырга тиеш.
Әлеге видеобрифингтагы чыгышлардан соң районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе вәкилләре арасында үзара фикер алышу булды. Район үзәк хастаханәсенең табиб-наркологы Рашит Шафигуллин күтәрелгән мәсьәләләр буенча күзәтү ясап, наркоман бер кызның исәптә торуын, аның табиб күзәтүе астында булуын әйтеп үтте. Мәгариф идарәсе методисты Резида Гаязова мәктәпләрдә үткәрелгән наркоманиягә кагылышлы тестирование нәтиҗәләренә үзенең фикерен белдерде. Комиссия рәисе Наил Сабирҗанов югарыда әйтелгән фикер-тәкъдимнәрне эш барышында кулланырга, контрольне ныгытырга дигән бурыч куйды.
Фото: http://kdm06.ru/narkotiki-zlo/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250