Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Берсен алып, берсен куя торган түгел»

Районда узган «Төп йорт килене» бәйгесендә кайнаналары белән уртак тел табып, аларны хөрмәтләп яшәүче киленнәр катнашты.

Чараның төп максаты булып татар халкының гореф-гадәтләре саклануның гаилә өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын ачыклау, татар хатын-кызы образының рухи һәм мәдәни кыйммәтен билгеләү, яшьләргә кайнаналары белән дус-тату гомер кичерүче уңган киленнәрне күрсәтү, шулар үрнәгендә яшәргә чакыру тора.

“Төп йорт килене” бәйгесендә 42 килен көч сынашты. Беренче этап зоналарда узды, икенче турга узган 7 килен исә Балтач мәдәният үзәгендә узган бәйгенең финал өлешендә сәхнәгә күтә­релде һәм төрле номина­цияләрдә җиңүче дип танылды.

Бәйгенең шартлары буенча киленнәр иң элек “Знакомство. Танышу. “Татар (удмурт, мари, керәшен) кызы... бу исемдә, күпме тылсым, күпме сер!” конкурсында үзләре белән таныштырдылар. Киленнәребез чәч ясау, токмач кисү, сыер саву аппаратын вакытка җыю бәйгеләрендә дә сыналды. “Без сәнгатькә гашыйкбыз” дип исемләнгән гаилә чыгышында аларның сәнгатькә осталыкларын күреп соклансак, өйдә пешереп алып кил­гән милли ризыларны тәкъдим иткәндә киленнәрнең уңганлыкларына шаккаттык.

– Берсен алып берсен куя торган түгел. Бар да уңган-булган, авылдашларының хөрмәтен казанган асыл затлар. Кайнана, кайната белән дус-тату яшәүче, нигезнең ныклы терәге булган төп йорт киленнәренең һәрберсенә һәйкәл куярлык, – ди жюри әгъзасы,, район хатын-кызлар советы рәисе Фирая Хәкимҗанова.

Киленнәр берсен-берсе уздырып, үзләренең тормышлары, яраткан ризыклары белән таныштырдылар. Аларга хәләл җефетләре, балалары белән бергә үзешчән иҗат коллективлары да көч бирде. Һәрберсе аерым номинацияләрдә мактаулы исем алды. Аларның һәрберсе истәлек бүләкләренә ия булды. Калганнарга исә сертификат тапшырылды.

– Татарда килен, кияү, каената, каенана, каенеш, каенсеңел дигән атама-төшенчәләр бар. Тормышта бигрәк тә килен-каенана мөнәсәбәтләре мөһим урын алып тора. Чөнки алар арасындагы мөнәсәбәт яшь гаиләнең никадәр нык, озын гомерле булуына турыдан-туры тәэсир итә. Бүген без сәхнәдә боларның ачык мисалларын күрдек. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге телибез сезгә, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов бүләкләү тантанасында.

Яңа гаилә корачак яшьләр өчен файдалы булды кичә, чөнки киленнәр шактый бай тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр. Оештыручылар да кичә өчен темаларны да, катнашучыларны да бик дөрес сайлаган. Гомумән, әлеге чара чын мәгънәсендә тәрбия чарасы булды.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: килен