Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бертөркем райондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырылды (фото)

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Кичә мәдәният үзәгендә район Советының 2022 ел йомгакларына багышланган утырыш узды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Тантана азагында бертөркем райондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырылды:
“ТРның Атказанган зоотехнигы” мактаулы исеменә “Бөрбаш” җәмгыятенең баш зоотехнигы Альберт Габделфәрт улы Габдрахманов лаек булды;
Шәхси эшмәкәр Гөлсем Әдһәм кызы Миңнебаевага Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте Тимирязев исемендәге җәмгыять тракторчысы Илфат Мөнир улы Саттаровка белдерелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәте белдерелде:
- Борнак авыл җирлеге башлыгы Шамил Миннеәхмәт улы Хәбибуллинга;
- хезмәт ветераны, пенсионер Рифхәт Шәрифулла улы Нигъмәтуллинга;
- Кече Лызи урта мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Мироновна Пчельниковага.

Шулай ук бүләкләнүчеләр арасында Балтач урта мәктәбенең һәм гимназиянең татар теле, әдәбияты укытучылары Гөлнар Илдар кызы Хәйруллина белән Рәйсә Шамил кызы Әхмәтова да да бар иде.


Балтач районы «Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын уздыру» номинациясендә 3 урын өчен Дипломы белән Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләр