Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бертуган Вәлиевлар

Алар дүрт бертугантуган, барысы да СССР Кораллы Көчләре сафларында лаеклы хезмәт иткән егетләр.

Газета-журналларда төр язмышлар турында бик күп язмалар дөнья күрә. Ә минем сезгә районыбызның Чапшар авылында яшәүче бертуган Вәлиевлар хакында сөйлисем килә. Алар дүрт бертугантуган, барысы да СССР Кораллы Көчләре сафларында лаеклы хезмәт иткән егетләр.

Иң өлкәне – Таһир Вәлиев, 1958 елда туган. Пионер, Калининград өлкәсе шәһәрендә 5 ай укыгач, Төньяк флотта Тягачче КРАЗ – 258 автомашинасында хәрби аэродромда хезмәт итүен дәвам итә, самолетларга хезмәт күрсәтә, 1978 елда туган якларына әйләнеп кайта. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.

Ә менә калган өчесе Шамил, Камил һәм Котдус чик сакчылары буларак Ватаныбызның дәүләт чиген саклау буенча үз бурычын намус белән үтиләр.

Шамил 1979 елның 20 октябрендә чик буе гаскәрләренә чакырыла. Камил, 1984 елның көзеннән 1986 елга кадәр Райчиха чик буе отрядында, Ерак Көнчыгыш чик буе округында инженер-сапер ротасында һәм уку заставаларында хезмәт итә. 1972 елда туган төпчекләре Котдус Хабаровск өлкәсе Князе – Волконск шәһәрендә ярты еллык белем алганнан соң, Сковородск чик буе отрядына, алга таба Ерак Көнчыгыш чик буе округына хезмәт итү өчен җибәрелә, чик буе заставаларында, Игнашинода һәм Перемыкинода хезмәт итә. Хезмәт итү барышында дәүләт чиген бозучыларны тоткарлауда катнаша, 1993 елның декабрендә туган авылына кайта.

Бертуган Вәлиевлар хезмәт иткәннән соң туган якларына әйләнеп кайта, гаилә кора һәм төрле тармакларда хезмәт куя. Әнә шундый тыйнак, гади булган бертуганнар хәрби хезмәттә дә, тормышта да тырышып хезмәт итә, намус белән эшләп, гел мактаулылар рәтендә йөри.

Ринат Зарипов,
Балтач бистәсе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр