Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беткән авылларны беләсезме?

Тормышта югалтулар күп һәм төрле. Аларның һәркайсы фаҗига. Һәм һәркайсының үз ачылыгы. Әмма, килешәсездер, җир йөзеннән авыл кадәр авылның юкка чыгуыннан да үкенечле, аяныч масштаблы югалту була алмыйдыр

Тормышта югалтулар күп һәм төрле. Аларның һәркайсы фаҗига. Һәм һәркайсының үз ачылыгы. Әмма, килешәсездер, җир йөзеннән авыл кадәр авылның юкка чыгуыннан да үкенечле, аяныч (бигрәк тә тыныч тормышта, сәяси план нигезендә юкка чыгуыннан да аяныч), масштаблы югалту була алмыйдыр (күпләгән кешеләр үлеменә сәбәпче булган фаҗигалар бөтенләй башка югалту, башка масштаб).

Уйлаштык-уйлаштык та, районыбызда югалган,беткән авылларны барларга, алар хакында истәлекләрне газетабыз битләрендә бирә башларга булдык. Бүген сезнең игътибарга рйаон энциклопедиясенә кергән беткән авыллар исемлеген бирәбез. Ә сез бу авылларны белә идегезме? Кайсысы таныш? Кайсын хәтерлисез? Күңелегездә алар турында истәлекләр бармы, анда яшәүчеләрне хәтерлисезме һ.б. Бәлки әле бу исемлеккә керми калган авыллар да бардыр? Өстәмәләрегезне, фикерләрегезне комментарийлар итеп язарга була. Акман, Әрдәял, Бакча, Барандашур Пүчинкәсе, Бикбулат, Зирекле, Кармаль Крук, Кече Сәрдек, Кече Яңгырчы, Көекбаш, Мөниңгәр, Новая Гора, Пархода, Себе Усад, Тәрхан, Тлогурт, Чулпан, Шуртек Пүчинкәсе, Ямбурово...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар авыллары