Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без аларга рәхмәтле (фото)

Беренче эш итеп алар мәчетнең керү ишеге баскычына, олы кешеләргә тотынып менү өчен уңайлы итеп баскыч култыксасы (перила) ясап урнаштырдылар.

Республикабызда барган «Рамазан — изге гамалләр ае» хәйрия марафоны кысаларында Чапшар авылының ир-егетләре игелекле гамәлләр кылалар. 

Беренче эш итеп алар мәчетнең керү ишеге баскычына, олы кешеләргә тотынып менү өчен уңайлы итеп баскыч култыксасы (перила) ясап урнаштырдылар. 

Яшь буынга дини тәрбия бирүне яхшыртып, мәчеткә балаларның күпләп йөрүләрен кызыксындыруны ният итеп җәйге лагерьлар һәм дини дәресләр вакытында файдалану өчен попкорн ясау аппараты сатып алып бүләк иттеләр. 

Әлеге изге эшләрдә башлап, оештырып йөрүче олы йөрәкле авылдашларыбыз Раушан Шиһабетдинов, Айрат Гыймадиев, Алмаз Мадияров һәм исемнәре аталмыйча, үзләренең өлешләрен керткән иптәшләргә авыл халкы исеменнән эчкерсез, ихлас күңелдән чыккан рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларга нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм тормыш юлларында уңышлар гына насыйп булуын теләп калабыз. 

Вагыйз Шиһабетдинов,

Чапшар авылы старостасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чапшар