Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без бер түбә астында яшибез

Балтачта “Безнең ишегалды” проекты кысаларында җәмәгатьчелек белән очрашулар дәвам итә.

31 июль көнне  Балтач бистәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашында җәмәгатьчелек белән чираттагы очрашу үтте. Беренче фикер алышу Ленин урамыныӊ автовокзал каршында урнашкан  өч күп катлы   йортлар  ишегалдында булырга тиеш иде, әмма  явып торган яӊгыр фикерләшергә килүчеләрне подъездга керергә мәҗбүр итте. Очрашуларныӊ күп фатирлы йортларныӊ ишегалларын, ян-тирәләрен яшәү һәм ял иү өчен тамырдан үзгәртүне  – бер максатны күз алдына тотып үткәрелүен искә алсак, бәлки бергә тупланып узуы максатка ярашлырак та булгандыр. Бу йортларда яшәүчеләр фикере буенча, дөрестән дә, үзгәрергә вакыт җитте һәм бу мәсьәләнеӊ тормышка ашырылуы бердәмлектән торачак. «Балаларга уен мәйданчыгы, балалы яшь әниләр, олы апалар өчен ял итү зоналары, барлык кеше сокланып китәрлек төп урам якны дизайн белән эшләү мәсьәләләре нәкъ шушыннан торачак», – дип белдерде Ранил … . Ул шулай ук бу булачак эшләргә акча каян килүе белән кызыксынырга да онытмады. «Республика буенча барлык урыннардан килгән тәкъдимнәрне җыйганнан соӊ, Президент фикере буенча аерым программа булдыру максатка яраклы дип табылды, – диде Римма Ратникова. – Программа дәүләт бюджеты хисабына эшләнәчәк, киләчәктә, бәлки эшләрнеӊ тагын да колач җәелүен искә алып, үзара салым акчасын бу юнәлешкә тарту кирәк булыр. Ә әлегә проектлар эшләнәчәк һәм алар соӊыннан шушы йортларда яшәүчеләр катнашында гавәми тыӊлаулар аша узачак».

Ленин урамы 156 һәм 158, Каенлык урамыныӊ 1 нче күпфатирлы йортларда яшәүчеләр  үзләрендә булган очрашуда бу проект буенча   фикерләрен җиткерделәр. Биредә яшәүчеләр йорт яны территориясен  чагыштырмача тәртиптә, чисталыкта тота, әмма бүгенге көндә, бигрәктә халык телендә «параход» дип йөртелгән йорт ишегалдына комплекслы ремонт кирәк. Район башлыгы Рамил Нотфуллин иӊ элек бу йортныӊ подвалында ел әйләнәсе утыра торган суны читкә чыгару эшләрен  башкарырга кушты.    Биредә юлларны, машина кую урыннарын, балалар мәйданчыгын тулысынча эшләргә кирәк булачак, диде ул. Бу йортлар каршындагы зур мәйданда уӊайлыклары булган күп төрле җиһазлар, мәйданчыклар урнаштырырга мөмкин булуын район архитекторы Шамил Борһанов яшәүчеләргә сызым белән күзалларга мөмкинлек тудырды.

Очрашулар барышында   фатир хуҗаларыннан шактый теләк-тәкъдимнәр кабул ителде. Һәркемнең фикере ишегалдын реконструкцияләү концепциясен эшләү беркетмәсендә теркәлде. Шунысы игътибарга лаек, бистәнеӊ күпфатирлы йортларында   яшәүчеләр матурлыкны аӊлыйлар, яраталар, аны бәяли беләләр һәм аны булдыру өчен бердәм эшләргә риза. Без бер түбә астында яшибез, бу безнеӊ өчен кирәк, диләр алар. Шуңа күрә дә  балтачлылар “Безнең ишегалды” проектына зур өметләр баглый.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наш двор