Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без, без, без инде ул - "Хезмәт"пәрвәрләр

Берничә материал «Хезмәт» сайтларыннан алып куела

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын! Әлеге өндәмә астында дөнья күрүче газетабыз, девизына тугры калып, район тормышын төрле яклап яктыртырга тырышу белән беррәттән язылучыларыбызга рухи азык өләшә, күңел күтәренкелеге бирә.

Быел үзенең 90 еллыгын каршылаучы «Хезмәт» газетасы 3088 данә тираж белән район халкына таратыла. Ә удмурт теленә тәрҗемә ителүче «Азьлане» газетасының тиражы – 637 данә. Газетабызга дигән язмалар редакциябездә версткага салынып, интернет аша «Идел-Пресс» полиграфия нәшриятында басыла, редакция тарафыннан райондагы почта бүлегенә кайтарыла. Һәр яңа сан бистәгә, авылларга озатыла, альтернатив рәвештә сәүдә нокталарында дә сатыла. Редакциябездән ерак түгел генә яшәүчеләр газетага редакциядән генә языла да, чыгарылыш саен үзе килеп ала. Почта хезмәте белән артык зур аңлашылмаучанлыклар килеп туганы юк, булганы вакытында-урында ук хәл ителә.«Хезмәт» газетасының сайты http://baltaci.ru/ да уңышлы эшләп килә, сайтка керүчеләрнең уртача саны аена 30 мең, тәүлегенә 1722 тирәсе. Сайтны аена 107 мең, көненә 3, 6 мең кеше укый. Сайтта аена 550 тирәсе язма урнаштырыла. Социаль челтәрләргә теркәлгән укыларыбыз саны 49 мең тирәсе. Социаль челтәрләр дигәннән, алар бездә бик күп. Мәсәлән, ВК «Хезмәт» – Балтач район газетасы, бирегә 8713 кеше теркәлгән, ВК «Балтаси «Хезмәт» – 7013, ВК «Балтаси – Балтач эшмәкәрләре – 706» , ВК «Балтаси-Балторыбаловство» – 175 , ВК «Балтаси-Райондашларыбыз(балтачлылар) иҗаты» – 738, ВК «Балтаси Хезмәт белдерүләре» – 1111, TV «Балтаси Хезмәт» – 168, ОК «Балтаси Хезмәт Балтач район газетасы”– 2638 (150 язылучы), фейсбук «Балтаси Хезмәт Балтач-2708 (338 язылучы), инстаграммда 18388: «Балтаси «Хезмәт» дигәнендә 5188 кеше укый, ютуб каналында 746 кеше карый, яндекс Дзенда 214 язылучыбыз, 132 аудиториябез бар. «Тик-Ток»та 112 укучыбыз бар. Әлеге аудитория укучылары өчен көн саен 5, 15, 20 материал урнаштырыла, ул редакция хезмәткәрләренең уртак хезмәте, журналистларның язмалары башка бик күп сайтларда, социаль челтәрләрдә дә дөнья күрә, кайчакта көненә бер генә түгел, берничә материал «Хезмәт» сайтларыннан алып куела, ссылкага игътибар иткән укучы күпчелек язманың «Хезмәт» газетасы журналистларының хезмәте икәнлеген күрә торгандыр. Иҗат коллективы һәрьяклап та махсуслашырга тырыыа, газетаны яшәтү, сайтны, социаль челтәрләрне үстерү өчен тырыша. Интернет заманында да тиражыбызның шушылай тотрыклы торуында район почта хезмәтенең, уңган хат ташучыларыбызның һәм «Татмедиа»ның тырышлыгы, аеруча да сез, яраткан язылучыларыбызның күңел халәте ярылып ята. Зур рәхмәт һәрбарчагызга да «Хезмәт»тән аерылмый яшәвегез өчен! Илләр-көннәр имин булсын, ныклы сәламәтлек белән бергә-бергә иҗат итәргә, район тормышын даими яктыртып барырга, газетабызны яшәтергә, сайтыбызны, социаль челтәрләребезне үстерергә язсын. Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын! Әлеге өндәмә астында дөнья күрүче газетабыз, девизына тугры калып, район тормышын төрле яклап яктыртырга тырышу белән беррәттән язылучыларыбызга рухи азык өләшә, күңел күтәренкелеге бирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хезмәт"