Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без бик канәгать, ди райондашлар

Район үзәгенең Булатова 5/1 урамында заманча зәвык белән төзелгән бина - һәркемгә таныш, һәр кешене үзенә җәлеп итеп тора. Бу - район Пенсия фонды идарәсе.

Биредә кеше мәнфәгатьләрен кайгыртучы, булсынга тырышып эшләүче 34 белгеч хезмәт куя. Аларның һәрберсе биредә озак еллар эшли: Алсу Сафина, Зөлфия Егорова, Рүзилә Әхмәтханова, Гөлзидә Хәкимҗанова, Гөлфия Ишмөхәммәтова, Гөлбаһар Тимербаева, Лилия Хәкимова, Рүзилә Рамазанова, Ринат Камалиев, Фәрдүс Мөхәммәтҗанов һәм башкалар.
Алар инде үз эшләренең остасына әверелгәннәр, якты йөзле, тәмле телле, көндәлек халык гозерен үтәп, уртак тел табып, аңлашып эшләүчеләр. Кайчан килсәң дә сабыр гына һәр документны карап, аңлатып кабул итәләр. Шуңа да оешмада җылы атмосфера хөкем сөрә. Коллектив бердәм, тату, хезмәткәрләр үзара киңәшләшеп, бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр. Җитәкчеләре Габделнур Нотфуллинның да абруе зур. Оештыру эшенә бик сәләтле, кешеләргә карата игътибарлы булганы өчен аны коллективта хөрмәт итәләр.

Район Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләренең уңайлы хезмәт күрсәтүеннән бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр канәгать. Чөнки лаеклы пенсия - ул лаеклы тормыш. Ә яшәү чыганагы бердәнбер - ул пенсия.

Тиздән аларның һөнәри бәйрәмнәре - Пенсия фонды хезмәткәрләренә эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим.
Рушания Шакирова,
Норма авылы.
Фото: http://domkor.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250