«Без булмасак, кем?..»
Капитан Раил Гайнетдинов, өлкән лейтенант Рафил Гайнетдинов, кече сержант Искәндәр Гайнетдинов.
«Улларыгызның язмышын хәрби хезмәт белән бәйләгәнегезгә үкенмисезме?» – дип сорыйм Балтач районы Түбән Субаш авылында гомер итүче Фәгыйль абый белән Гүзәлия ападан. «Үкенмибез, алар чын ирләр булып, үз вазыйфаларын үтиләр ич инде. Үзләре дә: «Без дә сакламасак, кем саклар сезне», – диделәр. Илне элек-электән ирләр саклаган. Бу – аларның бурычы. Ә безне-келәрнең илне саклау – һөнәрләре. Улын хезмәткә озаткан әти-әниләргә сабырлык бирсен. Уллары исән-имин кайтып, шатланып-куанышып күрешсеннәр. Илләр тыныч булсын», – ди герой егетләрнең әти-әнисе.
Алар гаиләсендә биш бала үскән. Бишесе дә спорт белән «җенләнгән». Башкача мөмкин дә түгел, әтиләре Казан педагогика институтында физкультура, хәрби укытучы һөнәрен ала. Авылына кайтып, мәктәптә укыта башлый, запастагы өлкән лейтенант. Ул вакытта Субаш мәктәбе спорт буенча иң көчле мәктәпләрнең берсенә әйләнә. Спорт белән янып яши Фәгыйль абый. Мәктәп укучыларын гына түгел, авыл яшьләрен дә тарта. Малайлары ярышларда беренчелекне бирми, нык булып үсә. Олы улына Казан танк училищесына керергә әти кеше үзе тәкъдим итә. Куәтле Союз таралып, Россиядә кыйммәтләр үзгәргәннән соң, кабат офицерларга йөз белән борылган чак. Раил бернинди авырлыкларсыз имтиханнарын тапшырып курсант була. Раилдән соң туган икенче уллары Рафил спортта үтә көчле булуына карамастан: «Абый янына барам», – дип, ике елдан соң танк училищесына укырга керә. Кызыл дипломга тәмамлаган яшь офицер Раилне башта Новосибирскига, аннан Таҗикстанга җибәрәләр. Рафил тагын абыйсы артыннан китә. Өченче уллары Искәндәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлап, хәрби хезмәт үтәргә абыйлары янына китә һәм контракт белән хезмәт итүче хәрбигә әйләнә. Анда хезмәт иткәннән соң, Раилне – Чиләбе өлкәсенә, Рафилне – Самарага, хәрби туризм белән шөгыльләнүче Искәндәрне Тольяттига кайтаралар. «2006 елдан, Раил танк училищесына кергәннән бирле хәрби тормыш, солдатлар тормышы белән яшибез», – ди әниләре Гүзәлия апа. Уллары турында сөйләгәндә дә, кайда нинди хәрби часть – барысының да саннарын әйтеп сөйләшә. Аларның илне саклау һөнәрен сайлаганнарын аңлый, шуңа күрә дә уллары кайда гына булса да, догасыннан ташламый. Ә хәрби егетләрнең тормышларында куркыныч вакытлар да күп була. Таҗикстан да куркынычсыз урын түгел түгелен, Раил белән Рафил Сириягә командировкага киткәндә аеруча борчыла ана. Ут эченә китәләр бит! Андагы бәрелешләрне телевизордан күрсәтеп торалар. Уллары өчен бер борчылсалар, алар җаваплылыгында булган егетләр өчен янә хафаланалар. «Аллага шөкер, бөтен солдатларымны исән-сау алып кайттым, берсен дә югалтмадым». Сириядән кайткан Раилнең беренче сүзе шундый була.
Ил хәрби операция игълан итү чигенә җитәр дип башына да китерми ата белән ана. Уллары үз хәрби частьларында гына хезмәт итәрләр дип уйлыйлар. Гүзәлия апаның аларга бер генә сүзе була: «Хәрби хезмәткә килгән егетләрне җәберли күрмәгез. Нәкъ минем шикелле әниләр җибәрә улларын армиягә. Сез миңа газиз булган кебек, алар да әниләренә газиз. Командир икәнсез, аларга әти дә, әни дә сез...» Әмма солдатларны тыныч тормышта гына түгел, кабат хәрби бәрелешләр вакытында да сакларга туры килә улларына. Рафил белән Искәндәр хәрби операциягә китә.
– Рафил Белоруссиягә хәрби өйрәнүләргә киткән җиреннән хәрби операциягә кушылды. Гел сөйләшеп тордык. Шалтыратмый башласалар, борчыла идем, – дип сөйли Гүзәлия апа. – Беренче баруында Искәндәр яраланган. Мәскәүдәге Бурденко госпиталендә дәваланып аякка баскач кына безгә хәбәр итте. Борчырга теләмәгәндер инде, ә без, киресенчә, ут йотып тордык. Рафилнең җәй көне бик озак вакыт бер хәбәре булмады. Ул чактагы кичерешләрне әйтеп, аңлатып булмый. Эчтән калтырап торасың инде. Кеше сораса да, әйбәт хәбәрләре килә дисең, ә үзеңнең кычкырып елыйсыларың килә. Олы улым белеште: бар да яхшы, анда элемтә юк дип әйткәннәр. Ай ярым бер хәбәре юк, и Ходаем, тавышын булса да ишетәсем килә, дип, уйлана-уйлана өстәл янында утыра идем беркөн, шул мәлдә телефон шалтырады. Рафил! Иң шатлыклы мизгелем иде ул! Абыйсы артыннан ук, яралары төзәлеп, тагын утка кереп киткән Искәндәр улым шалтыратты. Яралангач, калырга мөмкинлеге дә булгандыр инде, ә ул: «Барам, анда дусларым калды. Яралангач, ут эченнән алып чыктылар мине, ничек аларны ташлыйм», – диде. Гомумән, «Без бармасак, кем барыр? Илне саклар өчен белем алдык!» – диде улларым. Шулай ут йотып яшәгәндә төшемә гел солдатлар керә башлады. Куам икән шуларны. 13 август – ашлык алган көн иде ул. Олы килен шалтырата. Сүзен дә әйтә алмый, елый. «Үзең әйт инде әнигә», – дип, телефонны Раилгә биргәч, «Кайсысы?» – дип сорап, елап җибәрдем. Рафил һәлак булган! БТРлары танкка каршы минага эләккән. Август башында гына видео элемтә аша сөйләшкән идек. Сакаллар басып бетергән, ябыгып та киткән иде. «Улым, нишләп сине ялга кайтармыйлар?» – дидем. «Әни, офицерлардан берүзем калдым. Бар да әйбәт, кайгырма», – диде, әмма тавышында ниндидер бер моңсулык
бар иде. Саубуллашыр алдыннан: «Якты дөньяларда бер күрешербез әле», – дип әйтеп куйган иде. Күрешергә язмаган икән менә... Бу хәбәрне ишеткәч тә ышанмадык әле. Берничә көн узуга Ульянга кайтардылар, барып алдык. «Шунда табуттагы кечкенә тәрәзәдән йөзен күргәч кенә ышандым», – диде Фәгыйль дә. Рафил улымны озата кайтучылар: «Мондый офицерлар Россиядә бик әз», – ди-гәннәр. Иптәшләре: «Әйдә, кайт отпускка» – дигәч тә, «Мин солдатларымны ташламыйм», – дип әйткән бит ул... Абыйсының үлеме турындагы хәбәрне Искәндәргә ничек җиткерик икән дип аптырадык. Ә ул белгән... «Минем абый шушында булырга тиеш», – дип әйткәч, «Ты, что, не знаешь что ли, он же двухсотый (200 нче груз – һәлак булган хәрбиләрнең җәсәден ташыганда кулланыла торган шартлы кодлы билгеләмә – Ч. Г.)», – дигәннәр. Ул шул хәлдә бәрелешкә кереп китә һәм яраланып контузия ала. Атышларга эләккәнен белгәч, инде монысы исән микән, юк микән дигән уй бер минутка да күңелдән чыкмады. Тавышын ишеткәч кенә исәнлегенә ышандык.
– Язмыштан беркая китеп булмыйдыр инде ул. «Рафил бик тиз туды», – ди әнисе, Ходай гомерен дә шуңа тиз алгандыр инде. Монда булмаса, бәлки, башка җирдә үлгән булыр иде... – ди Фәгыйль абый сабыр гына. «Ходай биргән гомердер инде... Аллаһы Тәгалә дә «шулай булса, шулай булыр иде», дип әйтергә кушмаган бит. Син чын мөселман кешесе икән, дингә ышанасың икән, биргән сынау-ларны дөрес итеп кабул итәргә тиешсеңдер. Сабые гына ятим калды», – ди күз яшьләрен сөртә-сөртә Гүзәлия апа.
Хәрби дуслары ял алгач, Рафилнең каберенә кайталар икән. Барысы да бер сүздә: «Анда безнең дуслар калды, китәбез...» Бүгенге көндә олы уллары Раил Чиләбедә хәрби частьта хезмәт итә. Искәндәр әлегә дәвалана. Дүртенче уллары үзләре янында. Аш-су остасы булып эшли. Кызлары Энҗе дә спорт юнәлешен сайлаган. Туризм буенча һөнәр ала. «Дүртенче улымны да хәрби итәсем килгән иде, сәламәтлеге буенча үтмәде. Үзенең дә теләге бар иде дә соң...» – ди әти кеше. Армиягә барасым килә дигән яшьләр хәзер бик аз, гаҗәпләнеп Фәгыйль абыйга карыйм.
– Минем малайлар армиядән куркабыз димәде, барабыз дип тордылар. Тәрбиядән килә инде. – ди Фәгыйль абый тыныч кына. – Хәрбиләрне әзерләргә, гомумән, әзер булып яшәргә кирәктер инде ул. Безнең заманда армиягә бармасаң, кешегә дә санамыйлар, ә хезмәт итеп кайткач, хәтта өлкән абзыйлар синең белән ике куллап күрешә иде. Советлар Союзы таркалгач, илгә берни кирәкми башлады бит. Мәктәпләрдә дә хәрби дәресләрне бетерделәр, армиянең, хәрбиләрнең абруе төште. Кешелекле, белемле командирлардан күп нәрсә тора шул! Ике буын диярлек бернинди патриотик тәрбия алмый үсте. Нинди зур тәрбия бит ул! Тәртипкә өйрәтә. Ә илне без сакламыйча, кем саклый соң? Ил таралса, нәрсә булыр соң?!
Батыр егетләр үстергән әти-әнинең үз хакыйкатьләре әнә шулай ныклы. Һәм ул хөрмәткә, соклануга лаек түгел дип кем әйтә ала?!.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев