Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без бурычларыбызны түләп бетердек!

Җырчы Алсу Фазлыева Инстаграм битендә алган бурычларының түләнеп бетүе хакында язган. Фазлыевлар гаиләсе Азат Фазлыевның яман шеш белән авырган әнисен дәвалау өчен акча җыйган иде.

Озак еллар әниебез (Азатның әнисе) авырды. Без моның хакта бик сөйләмәдек, ничек кенә авыр һәм борчулы булса да, барын да пәрдә артында калдырырга тырыштык. Әнине үз көчебез белән Израильгә алып барган идек. Анда ул берникадәр дәвалану курсын, тикшеренү үтеп кайтты. Бар булган акчаларны, машинаны сатып, кредитлар алып, ул эшне башкарып чыктык.

Ә инде узган елны, көчебез калмагач, якыннарыбызга, коллегаларыбызга, тамашачыларга мөрәҗәгать итәргә булдык. Әнине Төркиядә дәвалау өчен безгә бизнесменнардан зур суммалар алып торырга туры килде.
Алган бурычны өчкә - өч туганга бүлдек. Без үзебезгә тиешен түләдек, Аллага шөкер! Бизнесменнардан алган акчаларны кайтарып бетердек. Банкларга тиешбез әле, әмма анысы ваклап түләнгәч, әкеренләп бетәр, борчылмыйбыз... Әни исән калсын, аякка бассын өчен без кулдан килгәнчә тырыштык. Безнең хәлне аңлап, безгә ышанып, акча биреп торган һәр кешегә зур рәхмәт!
Әнине дәвалауга күп кеше үз өлешен кертте! Артистларга рәхмәтлебез. Тамашачылар да үз акчаларын җибәрде. Әмма күпмедер вакыттан соң, гаилә белән җыелышып сөйләшеп, җыелган ул акчаны без, "Ватаным Татарстан" газетасы киңәше белән, җиде мохтаҗ балага бүлеп бирергә булдык. Аларга ярдәме тигәндер дип ышанасы килә.
Әни!!! Без сине бик сагынабыз, юксынабыз! Урының оҗмах түрендә булсын.
Бурыч түләү җиңел эш түгел. Максат булгач, эше да җайланып торды. Дөресен әйтәбез: көн-төн, кайчак хәтта йокламыйча, юлдан кайтып кермичә тырыштык без! Концертлар, бәйрәмнәр оештырдык! Без эшләдек, эшебез нәтиҗәләр бирде, нәтиҗәләр безне "үстерде", ә эш хакы безгә канат куйды.

Бурычлары булган һәр кешегә исән-сау, тиз арада аларны түләп бетерүләрен телибез! Чын күңелебездән!" - дип язган Алсу Фазлыева.
"Рәхмәт сезгә, әниегезне терелтү өчен тырыштыгыз. Шуның белән күпләргә үрнәк күрсәтәсез", "Банкка да бурычлар бетәр. Исәнлек-саулык булсын иң элек. Эшлисез, тырышасыз, көчегезне, вакытыгызны кызганмыйсыз. Молодцы. Монда сузләр артык... Гел бергэ булыгыз", "Әни өчен тырышу, мондый әйберләр эшләү бар кешенең дә кулыннан килми. Киленнәрнең бигрәк тә. Ходай үзегезне исәнлектән аермасын да, андый авырулар бирмәсен", - дигәннәр Алсуга.

https://intertat.ru/news/social/26-11-2019/alsu-fazly..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев