Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без кемнән ким

Сайлауларга барып, тормыш шартларының яхшы якка үзгәрүенә өмет итеп, үз тавышыбызны бирдек. Җирле органнарга депутатлар сайлап куйдык. Бәлки безнең гозерләребезгә алар игътибар итәрләр.

Авылыбызның 7 хуҗалыклы Комсомол урамы халкын иң борчыган мәсьәлә - йортларда су булмау. Бу урамда өлкәннәр генә яши диярлек, 83 һәм 91яшьлек әбиләр дә бар.
Тормыш алып бару өчен бик уңайсыз - гел кемнең дә булса ярдәменә мохтаҗ булып яшисең. Суны эчәргә һәм юынырга кышын чана белән җәйләрен чиләк-көянтә яки бочкалар белән чишмәдән алып кайтабыз. Терлекләр һәм бакча өчен урамдагы колонкадан ташыйбыз. Безнең дә бит башкалар кебек күпләп мал-туар да асрыйсы, сөт тә тапшырасы, бакча тутырып, җиләк-җимеш, яшелчә үстерәсе дә килә.
Су кертәбез дип, трассасын сузсалар, калган өлешен өйләргә кадәр үзебез кертергә дә әзер без. Тик кызганыч, сусызлык проблемасы һәр эшкә "аяк чала". Без кемнән ким соң, күрше-тирә авылларда яшәүчеләргә көнләшеп карыйбыз. Авылларында балалар бакчасы, мәктәп, клуб, кибетләр гөрләп эшләп, халыкка хезмәт итәләр. Аларның киләчәге бар - яшьләре дә яңа йортлар салып, башка чыга, балалар үстереп авылда кала.
Ә бездә бит медпункт белән шәхси кибет кенә бар. Медпункт янәшәсендә кечкенә генә булса да, китапханә эшли иде, анысын да яптылар. Авыл яшьләренә җыелырга бернинди урын юк. Авылыбызда клуб яки балалар бакчасы яисә инде башлангыч мәктәп булса, оныкларыбызның концертларын карар идек. Авылыбыз үлеп бара - бу безне бик борчый.

Вера ЯКОВЛЕВА,
Сала Көшкәт авылы.
Фото: http://www.pskov.kp.ru/online/news/1898065/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250