Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без кешедән киммени?!

Бер көн кичен урамга һава суларга чыккан идем, шаккаттым. Баксаң, без генә өйдә ятабыз, бөтен Балтач урамда йөри икән.

Әле анда чаңгы таякларына таянып үтеп китәләр, әле монда парлашып та, өчәрләп тә гөрләшеп үтәләр. Балтачның Казан юлы өстендәге урамнарның берсе дә буш түгел. Танышыма шулай дип гаҗәпләнеп сөйләгән идем, "Тапкансың аптырар әйбер, хәзер инде Балтачта гына түгел, авылларда да чаңгыда йөрүчеләр дә, скандинавиячә таяклар белән йөрүчеләр дә күп. Бер авылда әле бик өлкән яшьтәге әби дә, яктылык кайтаргычлар тагып, авыл урамында һәр көнне кич, ике таякка таянып йөри икән диделәр", - дип, тагын да аптыратты. Ә, нәрсә, авыл кешесе шәһәрнекеннән кай төше белән ким. Афәрин, якташлар! Үз сәламәтлегебезне үзебез кайгыртмасак, безне кем кайгыртсын ди. Алия апагыз.

Сораштыру

Ә Сез кичен йөрергә чыгасызмы?

- Әйе

- Юк

- Уйлаганым да юк

- Көн саен чыгам дим дә, кыенсынам

- Вакыт җитми шул

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл кешесе