Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без – хөрмәтле ветераннар

Мин Балтач район электр челтәренә эшкә 1973 елның мартында Казан энергетика техникумын тәмамлагач кайттым һәм лаеклы ялга чыкканга кадәр шунда эшләдем.

Эшем кызыклы иде, бик яратып башкардым. Аңлашыла да, мин мәктәптә укыганда ук энергетика белән “җенләнә” идем. Дүрт елга якын электромонтер булып эшләгәч баш инженер итеп билгеләделәр һәм ул вазыйфаны лаеклы ялга киткәнче башкардым. Соңрак, булган белемемне, җыйган тәҗрибәмне яңа эшкә килгән егетләр белән уртаклаштым. Ялга китәр вакыт җиткәч эстафетаны аларга ышанып тапшырдык. Ялга китүемә шактый еллар узса да, үзем утыз ел хезмәт куйган оешмага гел барып, хәлләрен белеп торам. Үзләре дә җылы каршы алып, тагын чакырып калалар. Без бергә эшләгән коллектив тулысы белән диярлек алмашынды, араларында югары белемлеләр дә бик күп. Хезмәт шартлары да җир белән күк арасы: конторада һәркем каршында компьютер, башка төрле бик күп уңайлыклар бар; линиядә эшләүчеләр өчен уңайлы машиналар җылы гаражларда тора, эш киемнәре һәм кирәкле эш кораллары да җитәрлек. Еш килеп йөргәнгә мондагы үзгәрешләр минем күз алдында бара. Шуңа күрә мин бу оешмадан китмәгәнмен дә кебек. Югары оешмабыз Идел буе электр челтәрләренә (ул безнең тирәдәге сигез админстратив районга хезмәт күрсәтә) дә баргалап йөрим, андагы ветераннар советына да сайладылар. Бөтен Татарстаныбызның электр энергиясе кулланучыларына хезмәт күрсәтүче Челтәр Компаниясенә баргалыйм. Анда да ветераннар советына һәм музей группасына сайлаганнар иде.

Шунысы куандыра – барлык җитәкчеләребез дә: районыбыздагылар да, Идел буе электр челтәрендәгеләр дә, Челтәр Компаниясендәгеләр дә безне онытмыйлар, гел күз уңында тоталар. Без пенсионерлар – ветераннар аларның игътибарын, безнең турыда кайгыртуларын тоеп яшибез. Челтәр Компаниясенең “Ышаныч һәм терәк” ярдәм итү фонды бар. Ул чыннан да безнең зур терәгебез. Һәр квартал саен һәм өлкәннәр көнендә барлык ветераннарга акчалата ярдәм күрсәтелә. Шуңа өстәп ветераннар көнендә мул табын артында сыйланабыз, хатирәләрне яңартабыз, мул итеп ашамлыклар тутырылган каплар алып кайтабыз. Сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләр өчен үзебезнең системаның шифаханәсе бар. Анда өч елга бер бушлай дәваланырга була. Башка шифаханәгә баручыларга зур күләмдә акчалары кайтарыла. Сәламәтлеген югалтучыларга, ясалма теш куйдыручыларга, хәвеф-хәтәргә тарыганнарга һәм башка бик күп чараларга зур суммаларда акчалата ярдәм каралган. 22 декабрь – безнең профессиональ бәйрәм – Энергетиклар көне, Яңа ел да якынлаша. Бу бәйрәмнәрдә дә бүләксез калмыйбыз. Узган ел коньякка кадәр салып шаккатырганнар иде, быел бөтенләй «аяктан ектылар». Зур тартма күтәреп килгәннәр. Аны ачу белән Челтәр Компаниясе генераль директоры Илшат Фардиев имзалаган бик җылы сүзләр язылган котлау открыткасы чыкты. Аның артыннан... ун төрдә затлы казылык, өч төрдә ысланган тавык; чәй, шикәр, чәк-чәк, шоколад һәм... бер ярты чыкты. Авырлыгы да ун кило чамасы тарта. Кеше ышанмас дип, тезеп куеп рәсемгә дә төшердем әле. Идел буе электр челтәре җитәкчелеге һәм профсоюз оешмасы да ветераннар өчен күп чаралар уздыра. Яңа төзелгән, үзгәртеп корылган объектларга алып барып таныштыралар, башка шәһәрләргә туристик сәяхәтләр оештыралар. Җыелу урыны Казанда булганга, анда бару-кайтуны райондагы җитәкчеләребез оештыра, ә шоферлар безнең йөреп кайтканны Казанда түземлек белән көне буе көтеп торалар.

Барлык ветераннар исеменнән безгә булган кайгыртучанлыклары өчен һәр дәрәҗәдәге җитәкчеләребезгә олы хөрмәтебезне белдерәбез. Хәзер хезмәт куючылар шушы оешмада лаеклы ялга кадәр исән-имин барып җитеп, без күргән хөрмәтне күреп яшәргә язсын. Ә хәзергә иртән эшкә ничек китәсез, эш вазыйфаларыгызны башкаргач, исән-сау гаиләләрегезгә әйләнеп кайтыгыз. Әйдәгез, бер-беребезне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлыйк.

Электр челтәренең барлык ветераннары исеменнән: Вагиз ТАҖИЕВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар