Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Без — кунакханәдә»

«Хөрмәтле редакция! Мәктәптән тыш эшләр үзәге, элеккеге Пионерлар йорты ник ябылды?

Ремонт ясыйлармы, яңаны салалармы?
Бик җайлы урында иде, үзәктә бит. Күп түгәрәкләр эшли иде. Безнең кызлар шунда йөреп йомшак уенчыклар тегәргә өйрәнделәр, биюгә, җырга йөрделәр. Күрше малайлары самбога йөрделәр. Мәктәптән тыш эшләр үзәге бистәнең үзәгендә булгач, балалар анда теннис уйнарга, күргәзмәләр карарга, кичәләргә, ниндидер конкурсларга, бәйрәмнәргә йөрделәр. Безнең балаларга бик уңай иде, без дә кая икәннәрен белеп, тыныч булдык. Мәктәпкә кире чабып менәсе түгел инде. Кем җавап бирер микән, кайчан мәктәптән тыш эшләр үзәге балалар өчен ачылыр? Ник яптылар, бинасы әйбәт, урыны җайлы? Балаларга хәзер кая йөрергә?

Гозәерова, Рамазанова».


Әлеге сорауга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова җавап бирә: «Мәктәптән тыш эшләр үзәге, элеккеге Пионерлар йорты, 1937нче елда ачылган. Бу бинада мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм информацион-методик үзәк эшләде. Бүгенге көндә бина авария хәлендә. Район башкарма комитеты карары нигезендә, хезмәткәрләр кунакханә бинасына, ә моңа кадәр иске бинада эшләгән түгәрәкләр, вакытлыча, мәктәп базаларына күчерелде. Хәзерге көндә кунакханәдә ремонт эшләре бара. Ремонттан соң кунакханә бинасында түгәрәкләр үз эшләрен дәвам итәчәк».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X