Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без олыгайдык, ә тупыллар һаман да шундый купшы... (+фото)

Чепья чаты турындагы Шушма елгасы аша чыга торган күпер янында үсә торган игезәк тупыл агачы балтачлыларгаяхшы таныш.

Минем өчен алар аеруча истәлекле, чөнки алар үткән тормышымны хәтерләтә, алар мин туган һәм балачагым үткән  нигез каршында гына үсә. Бирегә мин малайлар белән балык тотарга йөрдем, әти белән печән чабып кайткач, су коена, ә  кышын хоккей уйнар өчен боз өстен кардан чистарта идем. Мин балачактан әлеге төз тупылларга сокланып үстем. Алар елгага төшәр өчен ориентир-күрсәткеч ролен үтәде, ә  кире өйгә кайткан чакта без бу агачлар күләгәсендә ял итә идек. Яшьлегемдә мин биредә йөргән кызым белән очраштым. Әлеге тупыллар бик күп очрашуларның шаһите булды. Болар хәзер барысы да истәлек кенә булып калды, ни кызганыч. Инде без олыгайдык, ә тупыллар һаман да шундый купшы, матур, биредән узучыларны сөендереп, балкып утыралар. Ярый әле истәлекләргә бай  шундый урыннар  бар.

Ринат Зарипов

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев