Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без “Өйдә утыр – Сиди дома” флешмобына кушылабыз

Безнең “Вконтакте” социаль челтәрендәге төркемебез Бөтендөнья “Өйдә утыр – Сиди дома” флешмобына кушылды.

ТАТМЕДИАның “Вкотакте”агы төркемнәре үзләренең миллионлаган язылучыларын өйләрендә калырга чакыралар.

Татарстанда “Вконтакте” социаль челтәрендәге төркемнәрнәрнең администраторлары планета халкын үз өйләрендә калырга чакыручы Бөтендөнья флешмобына кушылдылар.

Республика пабликлары үзләренең миллионнан артык язылучыларына офлайн элемтәләрне мөмкин кадәр киметергә, бик мөһим сәбәпләр булмаганда гына урамга  чыкмаска чакыралар.

Төркемнәрнең исемнәрендә “өйдә утыр – сиди дома”өстәмәләре барлыкка килде. Бу акциягә Казан, Яр чаллы, Әлмәт, Алабуга, Лениногорск, Бөгелмә, Бавлы шәһәрләренең зур төркемнәре кушылды инде.

Без - пабликларның администраторлары үз гамәлләребез белән якын көннәдә өйдә калып, бу вакытны гаиләңә, якыннарыңа багышлауның никадәр мөһим икәнен ассызыкларга телибез. Шул рәвешле коронавируслы инфекция белән көрәшкә һәм аны булдырмый калуга үз өлешегезне кертергә чакырабыз.

“Һәрберебез беренче чиратта кайгыртырга тиеш булган төп байлык – Сәламәтлек. Әйдәгез, бу авыр чорны бергәләп уздырып җибәрү өчен берләшик, теләктәш булыйк” – дип Сезгә мөрәҗәгать итәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус Өйдә утыр - Сиди дома