Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без Тукайлы халык, Пүчинкәле, Мәмдүдәле халык гомергә!

Апрель ае милләтебезгә Тукай көннәре алып килә, иҗат, шигърият, милли моңнар... Хәер, Бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен хәзер Рәсәйлеләр генә түгел, бөтен дөнья халкы белә, тәрҗемә итә, укый, ятлый, соклана.

Тукай көннәре якынлашуга Балтачыбызда үзгә бер җанлылык барлыкка килә. Мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә, китапханәләрдә Тукаебыз туган көнгә хәзерлек эшләре башлана. Мәктәпләрдә Тукай әкиятләре сәхнәләштерелә, балалар бакчаларында Шүрәлеләр, Су аналары үз рольләренә керешә (ул әзерлекне әти-әниләр өммәтендә без дә башкардык, Шүрәле киеме әзерләдек – очлы бармаклар ясадык, озын койрык тектек, мөгезен дә эшләп куйдык һәм бүген исә бакчада балаларыбыз әзерләгән тамашаны карадык. З.Ш.), мәдәният йортларында, китапханәләрдә “Милләтебез кояшы син”, “Йөрәкләрдә Тукай эзләре”, “Яратабыз Тукай абыйны” һәм башка шундый Тукай иҗатына багышланган чаралар, очрашулар уза, күгәзмәләр оештырыла.

Пүчинкәле, Мәмдүдәле, Тукайлы Балтачыбызга ел да мөхтәрәм язучылар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре килә. Кичә дә бертөркем язучылар – шагыйрь Рәмис Аймәт, прозаиклар Марат Әмирханов, әдәбият галиме Ләйлә Минһаҗева, Казахстаннан Айгерим Ибраева, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, Фәйрүзә Мөслимова, Рифат Җамал, Фәүзия Солтан, Марат Закиров, Эльвира Һадиева, Фәнил Гыйләҗев Балтачыбызда булып, Сосна Пүчинкәсе авылында мәшһүр шагыйребезнең әнисе Бибимәмдүдә каберен зиярат кылды, дин әһелләре мәрхүмәнең рухына догалар ирештерде. Аннан башкала кунаклары Яңгул, Бөрбаш, Салавыч, Субаш мәктәпләрендә оештырылган әдәби кичәләрне тамаша кылды, мәдәният үзәгендә оештырылган Тукай көннәрендә катнашты, очрашуга килгән яшь буынны, әдәбият сөючеләрне яңа гына табадан төшкән иҗатлары белән таныштырды. Аларның күбесе Бөек Тукаебыз хөрмәтенә язылган иде.

 

Әнә шулай, ямьле язлар безгә Тукаебызны кабаттан искә алырга, дөнья ямен тоярга, яшәү мәгънәсен татырга ярдәм итә.
 

 

 

Тулы фоторепортажны фотогалереябызда карагыз.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габдулла Тукай