Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без утыртсак, урман бетмәячәк, диләр урманчылар (+фото)

Бу атна радио-телевидение «урман-урман», дип күп кенә хәбәрләр тапшырды, озак сөйләделәр. Кемдер артык булды дияр, әмма җир шарында һәр минут саен 27 гектар урманныӊ юкка чыгып баруын искә алсак, бу сан күп күренмәс.

Димәк, бер тәүлек саен җир йөзеннән 38 меӊ 880 гектар урман юкка чыга икән. Бу саннар ЮНЕСКО тарафыннан китерелә. Югалтуларны киметү йөзеннән һәр мөмкин булган җирдә урман утыртырга, агачларны тәрбияләргә йөз белән борылырга кирәк, ди Балтач урман хуҗалыгы баш урманчысы Фәргать Һадиев.

Без аныӊ эш урынында – Югары Ушма авылы янында урнашкан каенлыкта очраттык. Оешманыӊ барлык кешесе бу каенлыкны чүп-чардан, ауган һәм корыган агачлардан чистартуга тартылган. Әлеге чара Татарстан Министрлар Кабинетының "Урман атнасы-2018" республика табигатьне саклау акциясен уздыру турында"гы боерыгын үтәү йөзеннән оештырылган. Баш урманчы Фәргать Һадиев белән барган әӊгәмәнеӊ төп фикерләрен газета укучыларыбызга кыскача җиткерергә булдык:

Гадәттә журналистлар белән шушы урманчылар көне алдыннан сөйләшәбез, бер ел эчендә хәйран гына эшләр тормышка ашырылды. Урман эчендә 41 гектар, тау итәкләренә, туфрак эррозиясе барган ерганакларга 30 гектар мәйданда яшь үсентеләр утырылды. Һәр гектарга уртача 3500 үсенте утыртылуын күзалласак, зур эш бу.

Үсентеләрне әллә кайдан эзлисе юк, үзебезнеӊ питомник бар. Анда 2 еллык карагай, нарат үсентеләре тәрбияләнә, саны 900 меӊ тирәсе. Ел саен 245 меӊ үсенте яӊа җиргә утыртылса, урман эчендә - 7, ә ерганак, тау башларында 6 ел буе элек утыртылган мәйданнарга без үсентеләрне өстәп барабыз, үсеп китә алмаганнарны алыштырабыз. Менә быел 380 гектар җирдә үсентеләр өстәлде.

Балтач урман хуҗалыгында барлыгы 18 кеше хезмәт куя, 3 инспектор, 3 мастер һәм калганнары гади хезмәткәр. Язгы-көзге утырту барышында вакытлыча ялланып эшләүчеләр дә бар, алардан башка булмый.

Язманың тулы варианты "Хезмәт" газетасының җомга санында дөнья күрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев