Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Бездә гел шулай, Пасхада да коймак пешә”

Иртәгә Пасха дигән көнне кичтән чакырып ята иде инде, иртәнге дүртләргә-бишләргә килеп җитегез йомырка җыярга, дип.

Милләтләр дуслыгы, экстремизм-терроризмга каршы көрәш дип шаулыйбыз. Дуслыгы да, нәфрәте дә гаиләдән, гаилә әгъзаларының үз-үзләрен ничек тотышларыннан килә. Хет син әллә кайларда әллә нинди  нотыклар тотма, агитация ясама, яшьләй сеңгән халәт, кимсенү һәм кимсетү гомер буе барачак.

Районыбыз күпмилләтле. Катнаш никахлар да күп. Шул катнаш никахларда узган милли бәйрәмнәргә гел игътибар итәсең, –  аларда  һәрчак дини йолалар уртак үтәлә. Субаш авылында гомер кичерүче Рәйфә апаны гына алыйк. Гаҗәеп кайнана, оныклары өчен җан атып торган әби гаетләрне дә балаларын җыеп үткәрә, Пасха, Раштуа кебек бәйрәмнәрне дә калдырмый. Үткән Пасхада да йомыркасын да кызартты, коймагын да пешерде. Нинди диген әле, мич коймагы, телеңне йотарлык. «Бездә гел шулай, Пасхада да коймак пешә”, ди  килене Айсылу. Иртәгә Пасха дигән көнне кичтән чакырып ята иде инде, иртәнге дүртләргә-бишләргә килеп җитегез йомырка җыярга, дип. Кунакчыл да инде үзләре! Дус, тату гаиләдә оныклар да милләтара дуслыкның ни икәнен аңлап үсә, үзен дә, башкаларны да хөрмәт итә белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пасха