Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бездә кунакта мәртәбәле шәхесләр

Узган елның июль аенда безгә Бакый абый Зыятдинов шалтырата:

- Сезнең авылда туып үскән Нәкыйп мулланың оныклары - бик зур укымышлы кешеләр, бабаларының туган, яшәгән авылын күрәселәре килә икән, безнең Азат аларны алып кайтырга уйлый, - ди.
- Үзебезгә кайтсыннар, чөнки минем картым Габдерәуф без 10 ел Ташкентта яшәгәндә (1959 - 1969нчы елларда) Нәкыйп мулла белән танышып, аралашып, аның уллары Нәҗип һәм Әхмәт белән танышып, кунакта булды. Нәҗип дигән улы ул чакта Ташкентның 40 мең эшчесе булган туку фабрикасының баш инженеры иде, икенче улы Әхмәт бөтен Ташкент буенча алтын-көмеш сату кибетләренең баш директоры иде. Ә безгә кунакка Азат алып кайткан шәхесләр Фәрит Нәҗип улы Ибраһимов тарих фәннәре докторы, профессор, үзе фирма ачып, чит илләрдән кыйммәтле эмаль порошогы кайтартып, аны урнаштырып эшләүче директор, Асия Әхмәт кызы Хәлимбаева - тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр Академиясенең канцелярия мөдире, аның улы - Илдус Котдус улы Заһидуллин (Нәкыйп мулланың оныкчыгы) ул да зур, укыган кеше, тарих фәннәре кандидаты.
Шушы кешеләр бездә 3 сәгать кунак булдылар, тауларны, урманнарны, болыннарны, чишмәләрне, инешләрне карточкага төшерделәр, киленебез Лилия истәлеккә дип алармы да фотога төшерде. Шушы мәртәбәле кунаклар белән безне очраштырган кеше - Таузар авылы егете, техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясе корреспонденты, фән һәм техника дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Зыятдинов (Бакый абыйның энесе) булды. Азат мәртәбәле кунакларны Сосна Пүчинкәсенә бөек язучыбыз, шагыйребез Габдулла Тукайның әнисе - Бибимәмдүдә каберенә, Кушлавычка, Кырлайга һәм тагым бик күп күренекле урыннарга алып барды. Без аларга бик рәхмәтлебез, исәнлек-саулык телибез.
Рәсемдә: безнең гаилә килгән кунаклар янәшәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев