Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бездән башка беркем дә!”, ди десантчылар (+фото, видео)

2 август Рәсәйдә һава десанты гаскәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Ул Балтачта да шактый югары дәрәҗәдә узды.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше кичен Казан юлындагы Ватан сакчылары һәйкәле янында узды. Зәңгәр береткалыларның бәйрәм тантанасына гаиләре белән килүе дә чарага ямь өстәде.

Бәйрәм сәбәпчеләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов котлап, изге теләкләрен ирештерде.

- Ватан сакчыларының, үзләренең гражданлык бурычларын намус белән үтәүчеләрнең елдан-ел күбрәк җыелуына ихлас күңелдән сөенәм. Хезмәт иткәндә алган белем һәм осталыкны сез тыныч тормышта, районыбыз хакына хезмәт куйганда уңышлы кулланасыз, - диде ул һәм актив десантчыларны һава десанты гаскәрләренең 92 еллыгы белән котлап.

"Зәңгәр беретлар" сафларына эләгүчеләр һәрчак армиянең горурлыгы булды. Район хәрби комиссары Васил Вәлиев әлеге гаскәрләрдә булып кайткан ир-егетләрнең хәзерге вакытта яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә, аларны армия хезмәтенә әзерләүгә саллы өлеш кертүләрен билгеләде.

Сугышчан бурычларын үтәү хакына гомерләрен корбан иткән десантчыларны (ә алар «кайнар нокта»ларга беренче чиратта эләгә) бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә венок салдылар.

- Бүген җитмешенче елларда һәм күптән түгел генә кайткан десантчыларны бер сафта күрү икеләтә шатлык. Моның буыннан-буынга күчә баруы бик мөһим. Күреп торасыз бүген кайбер иптәшләр оныклары, балалары, хатыннары белән килгән, - ди актив десантчыларның берсе Фаил Габдрахманов.

Чара тәмамлангач та, «канатлы гвардия» әле таралышырга ашыкмады, истәлек өчен фотога төштеләр, бер-берсе белән армия хатирәләрен яңарттылар. 

"Зәңгәр береткаларның" дусларча кочаклашуы, әләмнәр җилфердәве, озын итеп сузылган машиналар чираты, армия турындагы хатирәләр, боларны беркайчан онытырлык түгел - бу алар өчен "Бездән башка беркем дә" шигаре белән тормышта өлге булган чын ир-егетләрнең матур бәйрәме.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев