Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безгә якын кешеләр

Узган атнада почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды.

Аның башлангычы Петр I заманыннан килә. Шул чорлардан алып почта хезмәте актуальлеген югалтмый. Хәтта Бөек Ватан сугышы чорында да почта фронт һәм тыл арасындагы өзлексез элемтәне тәэмин иткән. Ай саен армиягә 70 миллионга якын хат тапшырылган.

Быел исә почта хезмәткәрләре үз бәйрәмнәрен зур яңалык белән каршы алды. Россия постасына яңа җитәкче - Николай Подгузов билгеләнде.

- "Россия почтасы" - илебезнең барлык территорияләрендә эшләүче оешма. Һәм шуны әйтергә кирәк барлык гражданнарга хезмәт күрсәтүче тармакларның берсе, - дигән иде ул ул үз чыгышында.

Чыннан да, почта хезмәтеннән файдаланмаган кеше юктыр. Җир шарында яшәүче халыкның бер-берсе белән аралашуын тәэмин итүче бу хезмәт Интернет челтәре чолгап алган заманда да мөһимлеген югалтмый. Хат ташучыларның эше күзгә ташланып тормаса да, кешеләрнең ихтыяҗы аңа зур. Балтач почта хезмәткәрләре дә райондашларыбызның аерылгысыз дусты, ярдәмчесе, таянычы. Хат ташучыларыбыз хатлар, газеталарны илтеп тапшыралар, посылкалар, акча җибәрәләр һәм кабул итәләр, пенсияләр һәм пособиеләрне өләшәләр, коммуналь түләүләр җыялар. Әлеге гадәтләнелгән күренешләрдән тыш, почта элемтәләрендә интернет-хезмәтләр, кәрәзле телефон, иминият компанияләре, тимер юл һәм авиабилетлар, көнкүреш кирәк-яраклары товарлары сатып алырга була. Район почта бүлегендә 23 почта бүлекчәләрен берләштерә, биредә барлыгы 116 кеше эшли.

- Безнең хат ташучыларыбыз зур эш алып баралар. Алар авылның бер башыннан икенче башына кадәр көн саен йөреп чыгалар һәм бер үк вакытта кешенең хәл-әхвәлен белешәләр. Авылда күбрәк өлкәннәр яши, күбесенчә алар ялгыз. Төрле йомышлары төшкәндә, почтальонга мөрәҗәгать итәләр. Шулай итеп, алар авыл халкының язмышы өчен кирәкле кеше булып яши. Почта хезмәткәрләре авыл халкына хатлар, төрледән-төрле газета-журналлар гына түгел, күтәренке кәеф һәм йөрәк җылысын да тараталар, -ди хат ташучыларның "әниләре" булган Кадрия Минһаҗева.

Әниләре дип һич кенә дә арттырып әйтү түгел. Чөнки Кадрия ханым авыллардагы почта бүлекчәләре, хат ташучылар белән турыдан-туры эшләүче белгеч. Кайда программа кертәсе бар, кайда нәрсә кайтартасы, газета-журналларга яздырту аксамыймы... боларны һәрвакыт контрольдә тотып, эш механизмына зыян китерми эшләтү өчен аңа күпме сабырлык, түземлек кирәклеген ул үзе генә белә. Әмма ул беркайчан да зарлануны белми, "кызларым бик яхшы, әйтелгәнне ярты сүздән аңлыйлар, рәхмәт, килешеп эшлибез", ди ул хат ташучылар турында.

Алар безнең коллектив өчен дә бик якын кешеләр. Чөнки хат ташучылар газета белән райондашларыбызны тоташтыручы буын. Вакытлы матбугатка яздыру кампаниясенең чираттагысын уңышлы тәмамлап, 3475 райондашыбызны "Хезмәт"ле итүдә аларның өлеше зур булды. Хат ташучылардан Смәелдән Гөлфия Әүхәдиева, Яңгулдан Мәдинә Каюмова белән Рәфия Насруллина, бүлекчә җитәкчеләреннән Чепьядан Альбина Яковлева, Урта Көшкәттән Вероника Гришкина, Югары Шубаннан Раушания Садыйкова, район почта бүлегенең газета-журналларны аеру бүлекчәсендә эшләүче Гүзәл Сабирова, Гөлия Низамиеваларның хезмәтләре аеруча мактауга лаек.

Ел саен безнең Балтач почта бүлеге күрсәткечләр буенча якын-тирә районнар арасында иң яхшы эшләүче дип таныла. Дөрес, райондашлардан кайчагында почта хезмәте буенча канәгатьсезлек белдерүләр дә була, мәсәлән, газеталарны вакытында китереп җиткермәгән өчен. Бу проблема эшче куллар җитмәү сәбәпле килеп чыга. Әмма мәсьәләнең ике яклы булуын да танырга кирәк. Халык та бу турыда аңласын иде, шулай ук хат ташучы хезмәтенә усал этләр, хат тартмалары булмавы да еш кына аяк чала.

Түбән хезмәт хаклары һәм кадрлар туплауда авырлыклар булуы соңгы елларда әлеге тармакта зур проблемага әверелде һәм бу, әлбәттә, хезмәт күрсәтү сыйфатына да тискәре йогынты ясамый калмагандыр. Россия почтасына яңа җитәкче килү әлеге проблемаларны уңай якка хәл итәр дигән өмет калдыра.

Без исә барлык почта хезмәткәрләренә игелекле эшләре өчен рәхмәт белдерәбез. Сәламәтлек-саулык, гаилә бәхете теләп калабыз. Шунысы мөһим: тормышыбызга интернетның актив үтеп керүенә карамастан, почта элемтәсе иң кирәкле элемтә булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250