Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безгә Япониядән язалар!

Хәерле көн хөрмәтле Балтач районы Хезмәт газетасы редакциясе. Мин Юто Хисияма, Япониядән. Татар телен һәм башка Идел-Урал телләрен өйрәнәм.

Күптән түгел мин дуслар белән блог башлап җибәрдем.

Блогта без, Идел-Урал регионындагы матбугатлардан рөхсәт алып, яңалыкларын япончага тәрҗемә итеп урнаштырабыз (оригинальгә сылтама бирәбез). Проектыбызның максаты - тәрҗемә итү эше аркылы үзебезнең тел осталыгын үстерү, японнарны Идел-Урал регионы һәм шундагы яңалыклар белән таныштыру. Проектыбыз бик җитди түгел, беркайдан да акча алмыйбыз, буш вакытыбызда башкарабыз. Тәрҗемә бик еш булмас. Шулай да, дәвамлы булсын өчен тырышабыз.

Сезнең газетада татар һәм удмурт телләрендәге язмалар булу безне бик кызыксындыра. Сезнең язмаларны япончага тәрҗемә итеп, безнең блогта урнаштырырга ярыймы? (мин үзем удмурт телен белмим, удмурт телен белүче дустым удмурт язмаларын тәрҗемә итә ала)

Хөрмәт белән, Юто Хисияма.

Фото: Юто Хисияманың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар теле

2
X