Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безгә ярдәмгә Наташа белән Александр килде

Сезгә дә шулай килеп булышалармы ул?!

«Азьлане» газетасында эшләгәндә Наталья Жукова буларак укучыларга яхшы таныш булган кызыбыз Удмуртия якларына кияүгә чыгып, Наташа Бузановага әверелде дә куйды.

Наташабыз безне ташлап бетерми, гел кунак булып килә, әле узган шимбә көнне дә Можга каласының тәмле тортын тотып кергән иде, тик без генә «Сабантуй» ял паркына өмәгә җыена идек шул. Наташабыз аптырап тормады, сез бүген аз санда да икән әле, дип, тормыш иптәше Александр белән эш коралы алып, эш киеменнән безгә ярдәм итәргә килде.

Алар килгәч хезмәтлеләргә көч тагын да өстәлде, эшне тиз арада, җәһәт кенә башкарып та чыктык. Сездә эшләп киткән хезмәткәрләр дә шулай килеп булышалармы ул?! Наташа белән Александрга без бик рәхмәтле калдык, «Хезмәт» белән «Азьлане» газеталарының беренче битләренә дә җиң сызганып эшләгән вакытта төшергән фотоларын куйдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өмә