Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең өчен көн белән төн буталды, ди мәрхүмнең якыннары

Апрель аеның кояшлы бер көнендә әле 22 яше дә тулмаган улыбыз Илнар Шәяхмәтовны мәкерле авыру безнең арабыздан алып китте.

Әйтеп, аңлатып бетерә алмаслык зур югалту килде гаиләбезгә. Баласын югалткан ата-ананың хәлен үз башына төшкән кеше генә аңлыйдыр. Безнең өчен көн белән төн буталды. Ишек ачылган саен улыбыз Илнар шат елмаеп кайтып керер кебек тоела.

Шушындый авыр вакытыбызда рухи һәм матди яктан ярдәм кулы сузган Арча җәмгыяте Балтач сөт-май комбинаты директоры Рәмзил Рафисович Насыйбуллинга һәм хезмәттәшләребезгә, Балтач урта мәктәбе коллективына, шәхси эшмәкәр Камил Гариповка, барлык туганнарга, күршеләргә, Илнарның сыйныфташларына, дусларына һәм ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Һәрберсенә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын, сау-сәламәт булсынна
Мондый ачы хәсрәтне бүтән беркемгә дә күрергә язмасын.

Мәрхүмнең әти-әнисе һәм туганнары
Балтач бистәсе
Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250