Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БЕЗНЕ ДӘ ОНЫТМЫЙЛАР

Узган ял көнендә Кариле авылының тау астында сыенып утырган табигать кочагында шаулап гөрләп бик матур сабантуй узды.

Тирә - юньне моңлы җырлар,кынгыраулы җиккән атлар,мәйдан эчендә берсеннән берсе кызыклы уеннарда шатланып йөгергән балалар, бер-берсен уздырып ярышларда көч сынашкан зурларның да елмаюлы шат авазлары яңгырап торды. Авылыбызның игелекле эшмәкәрләре белән оештырылган бу бәйрәм һәркемнең куңеленә хуш килгәндер. Бәйрәм барышында шушы җирлектә яшәп матур тормыш корган, бала туган, күркәм юбилейларын билгеләп узганнарны да котлап уздылар. Әлеге чарада без мөмкинлекләре чикле спортчыларныда искә алып, ирешкән уңышларыбыз белән котлап истәлекле буләкләр тапшырдылар. Безне шулай хөрмәт итеп сөендергәннәре өчен авыл җирлеге җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә зур рәхмәт.


Чулпан Габделганиева,
Кариле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәрхәмәтлелек