Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең фән горурлыгыбыз – Фаяз Фәнил улы Шакиров.

Дөресен әйтергә кирәк, мине бу гаилә белән күптәнге җепләр бәйли. Гаилә башлыгы Фәнилнең апасы Наилә белән бер группада Арча педагогия училищесында белем алырга туры килде.

Аннары районга кайткач, Фәнил белән якыннан таныштык. Спорт дөньясына, бигрәк тә көрәш өлкәсенә кереп киткәч, Фәнил белән тагын да дуслаштык.
Фәнил ул елларны үзе дә келәмгә чыгып, мебель фабрикасы командасы өчен бил алыша торган булды. Гел Сабантуйларның уртасында булды. Фәрит Габделбәрович белән без аны әле дә искә төшерәбез. Аннан инде келәмгә яшүсмерләр арасына улы Фаяз кереп китте.
2000 еллар башында көрәш мәйданнарын гөрләтеп тә карады ул. Үзенең чиста көрәше белән Россия, Татарстан беренчелекләрен яулап, күп кенә тренерларда, спорт сөючеләрдә зур соклану тудыручыга әйләнеп китте. Нөнәгәр мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган егетебез Казан дәүләт технология университетына барып керә.
Ә андый егетләр безнең ул вакытта кая барсалар да, танылган тренерларның күз уңында булды. Тагын бер атаклы райондаш тренерыбыз Марат Әхмәдиев кул астына ничек кереп киткәнен сизми дә кала егетебез. Әнә шул вакытта аның яулап алган җиңүләрен санасаң, бармак җитмәс. Кыскасы, район турнирларының даими җиңүчесе булды ул.
ВУЗлар спартакиадасында җиңүләр яулаган, 2001 елда Россия беренчелегендә яшьләр арасында икенче урынны алган егетебезгә бик күпләр көрәш дөньясында зур өметләр багладылар. Ул вакытта менә шушы өметле егетебез фән дөньясына чумар дип берәүнең дә башына килеп карамады.
Университетта укыган вакытта татар көрәше аның тормышының аерылгысыз бер өлеше иде. "Шулай да, Нурзада абый, күңелем гел укуга тарта, яшь барган саен көрәшеп тә йөреп булмас инде, "- дигән иде ул миңа бер очрашуыбызда. Билгеле, остазы Марат Габделбәрович үзе дә бит, ул вакытта физика-математика фәннәре кандидатына кадәр үскән белгеч була.
Остазы тәкьдиме белән магистратураны кызыл дипломга тәмамлаган Фаяз, "Инженерная экология" кафедрасы аспиранты буларак фән дөньясына чума. Остазыннан үрнәк алып, аспирантураны уңышлы тәмамлый, 2009 елда диссертация яклап техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми исем ала. Әнә шулай келәм көрәшен тормыш келәменә алмаштыра.
Тормыш юлында тиз күтәрелә Фаяз. С.П.Горбунов исемендәге Казан авиатөзелеш берләшмәсендә баш энергетик урынбасары - экология буенча үзәк лаборатория мөдире булып эшли башлый. Өченче ел Нөнәгәр Сабантуенда очрашып без аның белән янә гәп кордык.Ул вакытта Фаяз докторлык диссертациясе өстендә эшләргә җыена иде, үзенең университетта экология буенча лекцияләр алып баруы турында сөйләгән иде.
Шушы көннәрдә ул минем белән тагын бер шатлыгы белән уртаклашты. Нөнәгәр егете Фаяз Фәнил улы Шакиров Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры боерыгы белән экологик күзәтчелек буенча Татарстан республикасы дәүләт инспекциясе җитәкчесе итеп билгеләнгән.
Шул чакта кыпылт кына исемә аның "кечкенәдән начальник булырга хыялландым" дигән сүзләре исемә төште. Димәк , 30 яшен генә тутырган райондашымның теләге тормышка ашкан, киләчәге өметле. Ходай кушса, без райондашыбыз турында киләчәктә дә бары яхшы хәбәрләр генә ишетербез әле. Уңышлар аңа!
Фото: http://eco.tatarstan.ru/tat/structure/list.htm?department_id=248

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250