Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Безнең ишегалды” киңәя: рәсем, фото, видеоролик

Татарстанда ”Безнең ишегалды – мәрхәмәтле күршеләр биләмәсе” дигән акция старт алды.

“Гаилә канаты астында” дигән региональ иҗтимагый оешма рәисе Изольда Жуйкова иҗтимагый оешмаларга, яшьләргә, гомумән, Татарстанда яшәүчеләргә әлеге акцияне күтәреп алырга тәкъдим итте. Акциянең максаты – ишегалларын яңарту һәм төзекләндерү буенча мәсьәләләрне хәл итүгә иҗади якын килү. Акция шулай ук ишегалды биләмәсенә сакчыл караш булдыруга, бер-береңә рәхимле булып, аңлашып, хөрмәт белән яшәүгә игътибар юнәлтә. Иҗади эшләр конкурсы өч номинациядә үтә: ”Безнең ишегалды: Хыялымдагы ишегалды” дигән темага рәсемнәр ясау; “Безнең ишегалды: мәрхәмәтле күршеләр биләмәсе” темасына фоторәсемнәр; “Безнең ишегалды: Чиста ишегалды – иркен кала”, “Мәрхәмәтле ишегалды– кунакчыл кала”, “Спорт ишегалды – сәламәт кала”, Безнең ишегалды: мәрхәмәтле күршеләр биләмәсе”, “Безнең ишегалды: биредә танылган кеше яши” дигән темага видеороликлар.

Конкурс быелның 1августыннан 1сентябренә кадәр үткәрелә. Эшләрне акциянең электрон почтасына nachdvor.rt@yandex.ru җибәрергә кирәк.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наш двор