Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру безнең районда ничек бара?

Бүгенге көнгә җирле үзидарә органнары белән берлектә әлеге программа кысаларында хуҗалык корылмалары, гаражлар сүтелде.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге депутатлары республикадагы шәһәр-бистә ишегалларын һәркемгә уңайлы булуын күрергә теләп, «Безнең ишегалды» дигән проект тәкъдим итте. Әлеге программа республикадагы ике миллион биш йөз мең кеше яшәгән территорияне төзекләндерүгә, аларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Өч елга исәпләнгән «Безнең ишегалды» программасы республиканың барлык ишегалларын күз уңында тота. Ә аларның күбесе кичекмәстән төзәтүне, үзгәртне, яңартуны сорый.

Районыбыз алдында күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү бурычы тора. Хәзерге вакытта аны үтәү буенча төрле чаралар күрелә башлады инде.

Халык белән якыннан аралашып, аларның тәкъдимнәрен, фикерләрен тыңлап, ишегалларын халык өчен уңайлы итү максатларында күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар үткәрелде. Ишегалдының план-схемалары төзелде һәм раслау өчен Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Львовна Фишманга җибәрелде.

Бүгенге көнгә җирле үзидарә органнары белән берлектә әлеге программа кысаларында хуҗалык корылмалары, гаражлар сүтелде.

Бүген, 17 апрельдә, Нариман, Ленин урамнары буенча ишегалларын төзекләндерү эшләре бара. Төгәлләрәк әйтсәк, хәзерге вакытта анда кабельләр салу өчен траншеялар казыла. Әлеге зур эшләрнең подрядчысы - ООО «МДСУ-1», ә субподрядчысы - ООО «Мегоом» оешмалары. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында планлаштырылган эшләр арасында - юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, тышкы яктыртуны ремонтлау, уен мәйданчыклары, ял зоналары булдыру, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру тора.

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наш двор Безнең ишек алды