Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең ишегаллары ни хәлдә? (+фото)

Балтач районында «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ремонт эшләре дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда районда 4 ишегалды төзекләндерелгән иде, аларның барысы 16 миллион 100 мең сумга төшкән. Әйтергә кирәк, бу программа күпфатирлы йортлар ишегалдына яңа сулыш өрде. Ремонт эшләре быел да дәвам итә.

Агымдагы елда Балтачның Ленин урамы 156 һәм 158, Каенлык урамы 1, Төзүчеләр урамы 5 һәм 7, Кариле авылының Әшрәфҗанов урамы 9 һәм 15, Заһидуллин урамы 2 һәм 4 йортларының ишегаллары төзекләндереләчәк.

«Безнең ишегалды» программасы күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү, юлларны һәм тротуарларны, тышкы яктыртуны ремонтлау, уен мәйданчыклары, ял зоналары булдыру, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыруны үз эченә ала.

Әлеге программа гаять тә кирәкле, чөнки иске, ташландык хәлгә килә язган күпме ишегалдына иркенлек, матурлык, уңайлылык бирде ул. Хәзер инде күп көч түгеп булдырылган шартларны саклау төп бурычыбыз.

"Безнең ишегалды" программасына кергән йортлар исемлеге һәм башкарылачак эшләр белән әлеге сылтама (https://dvor.tatar/docs) буенча таныша аласыз.

Фото: баш мөхәррир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наш двор Безнең ишек алды