Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең кеше

Һәр авылның үз тарихы, бүгенгесе, киләчәге бар. Булырга тиеш... Әмма һәр авылның төп байлыгы - аның кешеләре. Авыл үзенең кешеләре, анда яшәүчеләре һәм шунда хезмәт куючылары белән горурланып яшәргә тиеш. Шундый шәхесләрнең берсе - Тәүфыйк Газиз улы Гыйләҗев турында сүзем.

Үзенең барлык тормыш юлын хәзерге «Сорнай» хуҗалыгына багышлаган Тәүфыйк Гыйләҗевны хуҗалык рәисе буларак язуыбыз максат түгел, аның кешелеклелек сыйфатларына тукталасым килә. Озак еллар буе «Сорнай» хуҗалыгында эшләп, ул аның бер бригадасы булган Кече Лызи авылындагы халыкны да биш бармагы кебек белә. Безнең авылда берничә милләт кешеләре яши. Шуларның барысын берләштереп, бердәмлектә, дуслыкта яшәтә һәм эшләтә белә торган шәхес ул. Авылыбызда урта мәктәп, фельдшерлык пункты, клуб, китапханә эшләп килә. Яшьләрне авылга җәлеп итү өчен аларда кызыксындыру һәм үрнәк булдырырга кирәк. Сүз белән генә яшь буынны тотып булмый. Авылда мәдәният йорты булу - ул гореф-гадәтләрне саклау, яшьләрне туплау, аларны бергә җыю, күңел ачу урыны. Хәзерге заманда егетләр-кызлар буш стеналарга кызыкмый. Яхшы аппаратура эшнең яртысы.

Тәүфыйк Гыйләҗев ярдәме белән безнең клубыбызда яхшы, көчле, заманча музыка колонкалары булдырылды. Сәхнәдә чыгыш ясау өчен тектергән концерт костюмнарында да аның булышлыгы зур. Гомумән, кайчан, нинди йомыш белән аңа мөрәҗәгать итсәң дә, кире бормый. Игътибар белән тыңлый белә, көченнән килсә - булыша, килмәсә - киңәшен бирә. Кеше белән ачык сөйләшүе, конкрет җавап бирүе, өметләндереп алдап йөртмәве ихтирамга лаек.
Халыкның бүгенгесен, яшьләрнең киләчәген аңлап эш итүче җитәкчеләр кулында булырга тиеш рәислек. Тәүфыйк Гыйләҗев кебек авыл сулышын тоеп эшләүче җитәкчеләр булганда яшибез әле.
Кече Лызи мәдәният йорты хезмәткәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250