Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең “Хезмәт”нең кызлары, - Тәнзиләсе,...

Тәнзиләгә тукталып торыйк әле. Ут дисәң дә ут, ялкын дисәң дә ялкын ул безнең Тәнзилә. Өлгермәгән бер эше юк, җитезлегенә күзләр тимәсен.

“Хезмәт” газетасы редакциясендә кадрлар сәясәте буенча белгеч ул, 15 еллап эшли инде. Үз эшен генә алып бармый, бухгалтерия эшләрендә дә кайный, рекламасын да җайга сала, бланкалар да баса, сайтта да дежур тора, бәйрәмнәрдән, төрле чаралардан репортажлар да алып кайта, кирәк икән мәкаләсен дә язып бирә. Юкса, ул бит безнең редакциягә эшкә техник хезмәткәр булып килгән иде, эштән курыкмады, ялт итеп бүлмәләрне җыештырды, җәен редакция бакчасын чәчәкләргә күмде, кышын карын көрәде, бозын чапты, түбә кыегындагы сөңгеләрне койды, бәргәләп булса да карын төшерде. Читтән торып Әтнә техникумының бухгалтерия бүлеген тәмамлады.

Үзен корректор буларак та сынады, верстка салуда да сынатмады.Сәламәтлек какшап китеп, кәеф киткән чаклар булса, кан басымнары уйнаса, бармак булса да киселеп куйса, без Тәнзиләгә йөгерәбез, “Тәнзилә, кан басымын гына үлчә әле!”, “Тәнзилә, пластырь гына бирче», «Баш авырта, эч авырта, нәрсә эчим микән?» Я ул үзе йөгереп килә дә, тиз генә ашыгыч ярдәм күрсәтә башлый, каян белә микән дип шаккатып карап торабыз, “ашыгыч ярдәм табибы буласы калган сиңа”, дибез. Шуңа ашыгыч ярдәм аптечкасы Тәнзиләдә тора безнең, аннан башка нинди очракта ни кирәклеген дә белмәскә мөмкинбез.

Тәнзиләнең әле безгә эшкә килергә планда да булмаган чагында редакциябезгә чираттагы шалтырату килгән иде, бер олы апа бозлы сукмакта бик нык таеп егылган, “күз алларым караңгыланды, торалмыйча яттым, янымнан уздылар да киттеләр, уздылар да киттеләр, шуннан берәү җәт-җәт кенә мине торгызды, ярдәм итте, өемә илтте”, дип газетага рәхмәт хаты биргән иде. Һәм ул ярдәм итүче безнең Тәнзилә иде. Әнә шулай, һәркемгә авыр чакта ярдәм итүче, җиңел чакта да булышучы Тәнзилә ул безнең. Холкы бик үзенчәлекле: усаллыгы да бар, ныграк әйтсәң, елап җибәрергә дә күп сорап тормый.

Гаиләдә үзе кебек уңган ире белән ике кыз, бер малай үстерәләр. Балалары өчен дә тегендә - монда чаба ул, әле түгәрәкләргә илтә, әле кул эшләрен хәстәрли. Ә кулыннан килмәгән бер эше дә юк - тегә, чигә, бәйли, әллә нинди иҗади эшләр майтара. Төп йортта кайната-кайнана белән мәш килеп яшиләр. Табигатькә чыксак, ул пешергән коймакларны ашап туялмыйбыз, ул пешергән гөбәдияләр авызларда эри. Бергә-бергә, ире белән кара-каршы эшләп яңа йорт җиткерәләр. Әлбәттә, тимер түгел ул Тәнзилә, әмма йөрәкле ханым, булдырамы-булдырмыймы эшкә барып тотына, теоритик яктан да башына әйбәт сеңдерә, практик яктан да эшне җитренә җиткерә. Шуңа да сайлауларның аннан башка узганы юк. Матбугатка язылу чорында да аның белән кайнашабыз. Конкурслар үтә калса документларны бергә эшлибез. Инде реклама, бухгалтерия юнәлешендә нинди генә яңа программалар кертелмәде...сату -алу дисеңме һәм башкасы... барысын да ерып баралар. Шуңа да аңа сыеналар, аңа таяналар. Без тормышның төбеннән күтәрелдек дип әйткән кебек язучыбыз, Тәнзилә кебек тормышның төбеннән күтәрелгәннәргә сыенырга була. Фигаро монда, Фигаро тегендә ул... Бер карасаң почтада, бер карасаң редакциядә, бер карасаң хәрби комиисариатта хисап эшләре белән, икенче карасаң бланкалар баса... Берара билем, аягым бетте, дип сыгылып төшә-төшүен, әмма вакытында хастаханәгә барып ятып дәвасын ала да, тагын очынып-очынып эшкә чума. Хастаханәдә чакта да тынгы бирмибез, “Тәнзилә, теге кирәк, бу кирәк”, дип канцтауарлар сорап йөдәтәбез, ачкычларын шалтыратып, склад ишеген ачалмаса да, кибеткә чыгып йөгерә алмаса да, юнәлешен бирә, аннан башка складтагы әйберләрнең кая икәнлеген дә белмибез. Чөнки хуҗасы ул. Көтүебез белән янына барырга да күп сорап тормыйбыз, тик хастаханәгә кертмиләр генә.

Журналистика дөньясы әнә шундый инде ул, канатландыра-канатландыра эшләтә, һәр эшкә дә өлгер итә. Бигрәк тә Тәнзилә кебек төптән күтәрелгәннәргә рәхимле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәттәш "Хезмәт"