Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең хәтерләрдә дә озак сакланыр

Октябрьнең соңгы иртәсендә кайгылы хәбәр иреште: райондашларыбызга яхшы таныш, районыбыз елъязмасында якты эз калдырган шәхес Хафизов Марс Бари улы, каты авырудан, вафат булды.

Марс Бари улы 1939 елның 13 февралендә Балтач авылында дөньяга килә. 1956 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны Балтач МТСында токарь булып эшли башлый. 1958-1963 елларда Казан авыл хуңалыгы институтында агрономия факультетында укый. Аннан соң дүрт ел Балтач урта мәктәбендә балаларга белем бирә.

1967 елда М.Хафизов ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре итеп сайлана һәм бу вазифаны 1974 елга кадәр башкара. Актив, ңор күңелле, тормыш сөючән, кешеләр белән үтә гади һәм якын мөгамәләдә булганга, ул чын мәгънәсендә районыбыз яшьләренең лидеры, вожагы булды. Һәм әлеге күркәм сыйфатларына ул гомере буе тугрылыклы калды һәм шуның белән кайда гына, кем генә булып эшләсә дә, тиз арада абруй-ихтирам яулады.

1974 елда М.Хафизов “Сельхозтехника”ның район берләшмәсе управляющие урынбасары итеп билгеләнә.  1976 елда, бу предприятиедән аерылып, район “Сельхозхимия” берләшмәсе төзелә һәм М.Б.Хафизов аның беренче рәисе итеп билгеләнә. 1985 елдан лаеклы ялга чыкканчы ул район үсемлекләрне саклау станциясе начальнигы булып эшләде.

М.Б.Хафизов хезмәт ияләре депутатларының 12, 13, 14 нче чакырылыш район Советы депутаты итеп сайланды, КПССның район комитеты, аның бюросы әгъзасы булды.

Күпьеллык хезмәтләре өчен аңа 1998 елда “Татарстан Республикасының атказанган агрономы” дигән исем бирелде.

Үзенең куйган хезмәтләре, һәрчак оптимистик рухлы, шат күңелле, җор сүзле булуы белән күпләр күңелендә матур, якты хатирәләр калдырган Марс Бариевич безнең хәтерләрдә дә озак сакланыр.

Р.Р.НОТФУЛЛИН, Р.И.ШАКИРОВ, М.Х.ЗАРИПОВ, Ф.З.ӘХМӘТХАНОВ, Д.Х.ГАБДРАХМАНОВ, В.М.ЗӘКИЕВ, Р.М.ГАЛИЕВ, Ф.Р.НӘБИУЛЛИН, Н.Р.ГЫЙЛӘҗЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалту