Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Безнең максат – һәр клиентны кайгыртып эшләү”

Пенсия фонды оешуга – 30 ел

Рәсәйдә дәүләт тарафыннан пенсия белән тәэми ителеш башка илләргә караганда шактый соң барлыкка килә – тарихта ул 1927 елда дип күрсәтелә.

Советлар Союзы чорында пенсия белән тәэмин итү системасы үз эшен алдагы юнәлешләрдә алып бара: картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча билгеләнә торган пособиеләр түләү, шифаханә-курортларга юлламалар бирү һәм башкалар. «Әлеге системаның өстенлеге шунда иде – ул барлык категория гражданнарның бер төрле яшәү өчен җитәрлек ихтыяҗларын тәэмин итте», дип искә ала ул чорда эшләүчеләр. Ул заманда пенсия бүлеге аерым юк иде, пенсия юнәлешендәге эшчәнлекне Балтач районы башкарма комитетының социаль тәэминат бүлеге хезмәткәрләре башкарды. Сәрия Гыйматова, Фирая Мөхәммәтҗанова, Әлфия Садыйкова, Фидәлия Фазылҗанова, Гөлзада Камалетдинова, Венера Җәләлова, Ания Гыйльмуллина, Геннадий Петров, Рәйсә Габдрахманова, Мәдеһия Хаҗиева, Ләйсән Шәрипова пенсия билгеләү өлкәсендә фидакарь хезмәт куючылар. Соңгы елларда биредәге бүлектә мөдирләр булып Люция Мәннапова, Нурия Галләметдинова эшли.

– Ниһаять, 1990 елда РСФСРның Югары Советы карары (22 декабрьдә чыккан) нигезендә РСФСР буенча пенсия фонды оеша. Рәсәйдә бу иң мөһим вакыйгаларның берсенә әверелә. Үз бюджеты хисабына яши алырлык итеп, Пенсия фонды дәүләт кредит-финанс учреждениесе итеп оештырыла. Аның бюджет чыганаклары кагылгысыз, алынмый. Бу институт менә инде 30 ел халыкка хезмәт итә, – ди райондагы пенсия бүлеге җитәкчесе Габделнур Нотфуллин. – 1991 елда пенсия һәм пособиеләр түләүдә яңа механизм булдырыла. Пенсия фонды бюджеты мәҗбүри иминият взнослары җыйнау белән тәэмин ителә, түләүчеләр булып эш бирүчеләр һәм Рәсәйдә эшләүче гражданнар тора. Шул ук вакытта, масштаблы үзгәртеп корулар-реформалар үткәрү нәтиҗәсендә пенсия билгеләү һәм түләү тулысы белән Рәсәйнең бөтен җирлегендә Пенсия фонды идарәләренә йөкләнелә. Безнең республикада Рәсәй Пенсия фонды идарәсенең 1991 елның 26 мартында чыккан 61нче номерлы һәм 1991 елның 11 маенда ТАССР Министрлар советы карарлары нигезендә, Рәсәй Пенсия фонды бүлекчәсе ачыла. Районнарда уполномоченныйлар барлыкка килә. Әлеге хезмәттә беренчеләрдән булып Мәхмүт Галәүетдинов, Лена Габдрахманова, Ирек Сабиров, Рифкать Нигъмәтуллин эшли.

2001 елның гыйнварь аеннан райсобес коллективы пенсия фондына кушыла һәм пенсия фонды идарә итеп үзгәртелә, аппарат ул вакытта 28 кеше составында эшли башлый. Шушы вакыттан әлеге берләштерелгән оешма җилкәсенә иминият кертемнәрен җыю һәм туплаудан башлап, төрле пенсияләр, пособиеләр билгеләү һәм түләү йөкләнелә. Шушындый катлаулы вакытта идарәнең җитәкчесе итеп Рифкать Нигъмәтуллин билгеләнә. Алдынгы карашлы, тәвәккәл җитәкче, оста оештыручы Рифкать Шәрифуллович бөтен коллективны бергә туплап, алга куелган бурычларны уңышлы гына үтәп баруга ирешә.  Ул чорда эшләгән Лилия Галимуллина, Лилия Исмәгыйлева, Фирая Бариева, Әнисә Гарифуллина, Рүзилә Әхмәтханова, Гадения Муллагалиева, Гөлфия Ишмөхәммәтова, Гөлбаһар Тимербаева, Гомәр Сәләхетдинов, Гөлсинә Ибраһимова ачык йөзле, тырыш булулары, озак еллар намуслы хезмәтләре белән оешма тарихына кереп калдылар.

2006 елда идарәне Наил Мөхәммәтгалиев җитәкли. 2012 елдан җитәкче итеп Габделнур Нотфуллин билгеләнә.

Россиядә 2002 елдан башлап, пенсия белән тәэмин итүдә зур гына үзгәрешләр кереп, янәдән реформалар үткәрелде, яңа законнар кабул ителде. Һәм әлеге үзгәрешләр бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.

Инде мәгълүм булганча, райондагы пенсия фонды идарәсен Саба районындагы идарә составына куштылар, Балтачны гына түгел, Сабага Кукмара, Арча, Теләче, Әтнәдә урнашкан идарәләр дә кушылды. Хәзер исә райондагы пенсия фонды клиентлар белән эшләү бүлеге буларак хезмәт күрсәтә.

– Пенсия фонды бүлеге бүгенге көндә яңадан-яңа югары технологияләр кулланып, үтә дә катлаулы күп кенә программалар белән эшли, – ди бүлекнең җитәкче урынбасары Алсу Сафина. – Күп кенә дәүләт хезмәтләрен электрон юл белән башкаруга күчү – болар барысы да хәзерге заман таләбе булып тора. Ел саен 1-2 мәртәбә пенсияләрне арттыру, иминиятләштерелгән затларның хезмәт тәҗрибәсен һәм иминият кертемнәрен тулысы белән җыю һәм туплау, хөрмәтле пенсионерларыбыз белән тыгыз элемтәдә торып, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләү – төп бурычларыбызны тәшкил итә.

«Хәзерге вакытта миссиябез болай яңгырый. Һәр кешене җылы каршы алып, төрле яктан кайгыртып, киләчәк көнгә өмет һәм ышаныч уятабыз», дип җитәкче Габделнур Рәшитович юкка гына әйтми. Район халкының тормыш-яшәешен кайгыртуны җайга салучы игелекле оешмаларның берсе алар. Биредән беркайчан да кеше өзелмәс, белгечләрнең буш торган чакларын күрмәссең.

Хәзерге вакытта бүлектә 16 кеше эшли. Җитәкче урынбасары Алсу Сафина 30 елдан артык, Зөлфия Егорова 30 ел, Гөлзидә Хәкимҗанова, Ләйсән Сөнгатуллина 25 елдан артык, Ринат Камалиев, Зөлфия Давыдова, Гөлнара Сабирова озак еллар игелекле хезмәттә. Филия Фәйзрахманова, Дилә Нәсыйхова, Раушания Нургалиева, Алинә Хәмидуллинаның эшләреннән дә клиентлар канәгать. Техник хезмәткәр Энҗе Габдрахманова, архив эшләрен алып баручы Ләйсән Якупова, шофер Руслан Шакиров, хуҗалык эшләрен башкаручы Рафис Төхвәтуллин да пенсия бүлегенең эшчәнлеге һәръяктан да камил булсын өчен тырыша.

Быел Рәсәйнең Пенсия фонды оешуга 30 ел. Сүз дә юк, яшь әле. Әмма шушы гомер эчендә идарәгә күпме үзгәрешләрне җиренә җиткереп башкарып чыгарга туры килде. Районыбызның пенсия бүлеге хезмәткәрләрен юбилей белән котлап, эшләренең һәрчак уң баруын телик.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Пенсия фонды