Безне онытырга ярамый
Чернобыль атом-электр станциясендә дүртенче энергоблокның шартлаганына 26 апрельдә 30 ел була. Бу радиация һәлакәте бөтен дөньяны тетрәндерде.
Республикада бүгенге көндә ике мең ярымга якын ликвидатор яши, аларның күбесе нурланыш кичерү нәтиҗәсендә инвалид булдылар. Бүгенге көндә һәлакәтне бетерүдә катнашучыларга барлык яктан ярдәм итү, аларның сәламәтлекләрен саклау, тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм чернобыльчеләрнең батырлыгын мәңгеләштерү ил алдында торган бурычларның берсе дип саныйм.
26 апрель Чернобыль атом электр станциясендә булган һәлакәт нәтиҗәсендә туганнарын һәм якыннарын, дусларын һәм якын иптәшләрен югалткан якташларыбызның кайгысын уртаклашу һәм аларны искә алу көне дә. Алар тиеш һәм мөмкин булганның барысын да эшләделәр, җирдәге тормышны саклап калу өчен үзләрен куркыныч астына куюдан да курыкмадылар. Чернобыльнең исән ветераннары алдында түбәнчелек белән баш иеп рәхмәт белдерәбез. Аларның батырлыклары һәм фидакарьлекләре белән горурланабыз. Чернобыльчеләрнең исемнәре онытылырга тиеш түгел.
Чернобыльчеләрнең райондагы оешмасының элеккеге рәисе: Шамил Зәйнуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев