Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Безне онытмагыз инде!”

Җир йөзенә килгән һәр кеше үзеннән соң якты эз калдырырга омтылып яшәсә, тормышыбыз күпкә матуррак һәм камилрәк булыр иде. Мондый изге максатны яшәү мәгънәсе итеп кабул иткән яшьләребезгә герой райондашларыбызның тормыш юллары үрнәк булып тора.

9 декабрь – Геройлар көне уңаеннан, район җитәкчелеге Социалистик Хезмәт Герое Рим Зариповның тормыш иптәше, Балтачта гомер итүче Люция ханымда булды, истәлек бүләге тапшырды. Очрашу хәл белүгә генә кайтып калмады, мәрхүмнең башкарган эшләре хакында да искә алдылар. Әлеге җанлы һәм ихлас сөйләшүдән Люция ханымның күңеле бик булды. Хезмәт геройларының  вафат булгач та онылмавына  куануын белдерде ул.

Бу көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин Иске Көшкәт авылында туып-үсеп, батырларча һәлак булган очучы, Россия Герое Олег Николай улы Исаевның әти-әнисе Вера һәм Николай Исаевларда да кунакта булды. Очрашуда шулай ук район хәрби комиссары Васил Вәлиев та катнашты. Өлкәннәрне әлеге истәлекле дата белән тәбрикләргә Олегның дусты Виктор Павлович Камаев та килгән иде. Әлеге очрашу мизгелләрендә яшь армиячеләр хәрәкәте вәкилләре катнашуы да (рәсемдә) чарага үзгә бер ямь өстәде. Рамил Рәшитович Исаевларның тормышлары белән кызыксынды, олылар үз чиратларында исә уллары Олег хакындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Саубуллашкан чагында өлкәннәр район башлыгына олы рәхмәтләрен ирештереп: “Безне онытмагыз инде, шулай килгәләп йөрегез!” дип озатып калдылар.

Фото: баш мөхәррир

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш