Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең репортаж: Балтачта азык-төлеккә булган кытлык дәлилләнмәде (+фоторепортаж)

Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә кибет киштәләренең бушап калуы турында хәбәр йөри.

Хәбәр таралу белән халык ярма, май, ипи һәм сөт запасларын булдыру максатыннан кибетләргә ашыкты. Без исә әле вәзгыятьне үз күзләребез белән күрү һәм ачыклык кертү нияте белән Балтач бистәсенең берничә кибетенә юнәлдек.

Каенлык ягындагы кибетләрнең берсендә киштәләр продукция белән тулган. Ипи, сөт, ярма һәм май элеккеге кебек күләмдә. Сатучы белдерүенчә, соңгы көннәрдә халыкның күпләп алуы күзәтелмәгән. Сату көндәгечә дәвам итә.

Бистәдәге зур сәүдә үзәкләрендә дә киштәләр азык-төлек белән тулы. Халык арасында күпләп сатып алу күзәтелмәгән. Сатучылар да хәлнең тотрыклы булуы хакында әйтә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың азык-төлек базарларындагы хәлләрне тикшереп тору буенча оператив штаб төзелде, аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе керә.

РФ Президенты Владимир Путин россиялеләргә Яңа типтагы Covid-19 коронавирусына бәйле куркыныч аркасында күп күләмдә  азык-төлек запасы сатып алмаска тәкъдим итте.

#КоронавирусТМ#хезмәтгазетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев