Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Безнең укытучыбыз»

Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешмәсен, аның уңышлары башында һәрчак укытучысы тора.

Минем балаларымның яраткан укытучысы - Балтач урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар мөгаллимәсе Ризида Нәфыйк кызы Гыйлматдинова. Ул хәзер әти-әниләр телендә дә «безнең укытучыбыз»га әверелде.
Ризида Нәфыйковна үз һөнәренең остасы, балаларны ихлас ярата, үз итә, аларның бетмәс-төкәнмәс сорауларына ихластан җавап бирә, кирәк икән назлы сүзләр әйтеп юата, шелтәле карашы белән кисәтә дә белә. Үзеннән киңәш сорап килгәннәрне беркайчан да кире бормас, һәрчак ярдәм итәргә әзер торучы, киң күңелле мөгаллимә ул. Сыйныфындагы һәр баланың холкын-фигылен белә, күңелләренә үтеп керә. Балаларның борчылуларына үзләреннән дә артык көенүче, шатлыкларына үзләреннән дә артык сөенүче ул. Укытучыбызны һөнәри бәйрәме белән тәбрикләп, аңарга исәнлек-саулык, эшендә уңышлар, гаиләсендә иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250