Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең яшәеш

Балтачыбыз соңгы елларда бала туу арту буенча республика күләмендә алдынгы урыннарны яулап килә, быелгы нәтиҗәләр дә сөенечле.

Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар­да агымдагы ел дәвамында якты дөньяга аваз салган сабыйларның саны сентябрь аенда ук 331 гә җиткәнлеге күренә. Бу узган елның 1нче октябренә теркәлгән күрсәткеченнән 24кә күбрәк. Ә шушы чорда бакыйлыкка күчүчеләр саны, киресенчә, кимрәк булу белән тамгалана. Былтыр 294 кеше вафат булса, быел 283 кеше дөнья куйган. Гаиләләрне теркәү буенча да быелгы күрсәткечләр куандыра ала: 210 пар никахларын рәсмиләштергән, ә узган ел 194 очрак булган. Ләкин ни сәбәпледер, аерылышучылар саны гына артык, былтыр -46, быел 52 гаилә таркалган. «Бу сан ел ахырына кадәр әле тагын артачак бит, тормыш мәшәкатьләренең чишелешен таба алмаган көчсез гаиләләрнең саны күбәя бару күңелебезне борчый...», диләр үзәк ЗАГС хезмәткәрләре. Бу бит ничәмә-ничә бала ятим һәм гаилә учагы җылысыннан мәхрүм калды дигән сүз.

Безнең яшәешебез шушы күрсәткечләр белән бәяләнә. Артабыз яки кимибез... Соңгы елда электрон хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булдырылу да яшь парларның санын арттыру максатыннан эшләнә. Интернет аша, өйдән чыкмый гына туй көннәрен билгеләп, гариза калдырган 11 парның инде 8е гөрләтеп туй ясарга өлгергән.

Быел туйлар кайсы айларда күбрәк булды икән соң? Августта мөселман календаре буенча Рамазан ае булу сәбәпле, ураза туры килү мәҗлесләрне тоткарлап, кичектереп торырга мәҗбүр итте. Ә аннан соңгы сентябрь исә, туйларга бай ай булды - барлыгы 35 пар гаилә корган булып чыкты. Шул исәптән март, июнь айлары да калышмый. Язын - 34, ә ямьле җәйдә 21 яшь пар кавышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев