Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнекеләр республикада таныла. Кемнәр дисезме? (+фото)

«Блогер. Татар» бәйгесенең җиңүчеләрен Казанның «Тантана» банкетлар залында бүләкләделәр. Алар арасында өч райондашыбыз булуы аеруча куанычлы.

Бәйгенең беренчесе һөнәр ияләре блогерлар арасында уздырылган булса, икенчесе «Күңелгә хуш авылым» шигаре астында татар авылларына багышланды. Районыбызның Көшкәтбаш һәм Алан авыллары аккаунтлары «Иң яхшы авыл аккаунты» номинациясендә җиңүчеләр булып танылды.

Шулай ук «Авыл турында иң яхшы пост» номинациясендә Яңа Салавыч авылыннан Ландыш Гарифуллина да җиңү яулады. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

«Җиңүче авыл аккаунтларының хуҗалары белән танышып, сөйләшеп, фикер алыштык, бераз тәҗрибә уртаклаштык. Алар белән танышу, мәртәбәле кешеләр кулыннан бүләк алу, танылган шәхесләр белән фотога төшү бераз дулкынландырды һәм алга таба эшләргә көч бирде. Шунысына сөенеп кайттым, барысы да гап-гади кешеләр. Җиңүчеләр арасында да танылганнан башлап, моңарчы күрелмәгән кешеләрне барлый белгәннәр.Оештыручыларга, идея авторларына зур рәхмәтемне җиткерәм. Безнең биш еллык хезмәтебезгә битараф булмаганнары өчен сөенеп кайттым. Төркем активында бүгенге көндә җиде кыз без. Һәркемнең кичә бүген, иртәгә өлеше кергән, керә, керәчәк. Кызларыма да олы рәхмәтемне җиткерәм»,- ди ШАТ-Көшкәтбаш төркеме админы Лилия Гарифуллина.

Фотосурәт Лилия Гарифуллинадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү тантанасы "Блогер.Татар"