Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Безнең уртак бурыч – кыен хәлдә калучыларга ярдәм күрсәтү», ди Балтач егете

Йөкнең чираттагы партиясен бу атна ахырында җибәрергә ниятлиләр.

Татарстан Республикасы яшь гвардиячеләре Оренбург өлкәсендә язгы ташудан зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәмнең икенче партиясен озатты. Бу хакта «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе»нең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең уртак бурыч – кыен хәлдә калучыларга ярдәм күрсәтү. Үз чиратында, без ярдәмгә мохтаҗлар өчен гуманитар йөк җыю һәм җибәрү эшен дәвам итәбез», - дип искәртте «Яшь Гвардия» җитәкчесе, райондашыбыз, Балтач егете Руслан Шиһабетдинов.

800 килограммлы йөк составында Татарстанның битараф булмаган гражданнары китергән эчәргә яраклы су, балалар ризыгы, озак саклана торган азык-төлек, кием-салым, шәхси гигиена чаралары һәм башка кирәкле әйберләр бар.

Ике көн эчендә кешеләр 1 тоннага якын әйбер китергән. Йөкнең чираттагы партиясен бу атна ахырында җибәрергә ниятлиләр.

Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев