Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Безнең заман герое” – Норма мәктәбендә кунакта (фото)

Кем соң ул Госман Гомәр улы? “Безнең заман герое” исеме аңа ни өчен бирелгән?

16 нчы февраль көнне Норма урта мәктәбендә “Изгелек кылыгыз...” темасы астында очрашу кичәсе булды. Әлеге кичәнең кунагы булып, 2022 нче ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округыннан “Безнең заман герое” исеменә лаек булган авылдашыбыз, оста куллы, изге күңелле, тынгысыз йөрәкле Хәсәншин Госман Гомәр улы килгән иде.

Кем соң ул Госман Гомәр улы? “Безнең заман герое” исеме аңа ни өчен бирелгән? Герой нинди була икән? Авылда туып үскән, гомер иткән гади авыл кешесе ничек шундый зур дәрәҗәләргә ирешкән соң?.. Менә шундый сорауларга җавап табасы килде укучыларыбызның.

Кичәне алып баручы Гөлсинә Рашит кызы, балаларны олы кунагыбыз белән таныштыргач, гомер юлы, гаиләсе турында сөйләр өчен сүзне Госман бабайның үзенә бирде.

 Хәсәншин Госман Гомәр улы 1951 нче елның 5 нче ноябрендә Балтач районы Курмала авылында туа, гаиләдә 6 бала үсәләр. Әти- әниләре гади колхозчылар. Мәктәпне Чапшар авылында тәмамлый, уку елларында чаңгы буенча район чемпионы була. Башлангыч классларда төрле сувенирлар ясау, тегү-чигү эшләрен бик яратып, җиренә җиткереп эшли. Балачак шөгыле киләчәктә кул эшләре остасы булып танылуга сәбәпче булып китә.

1967 нче елда Госман Гомәр улы Арча педагогия училищесына укырга керә, 1971нче елда, “Башлангыч класс укытучысы” һөнәрен алып,  укытучы булып эшли башлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач та, районның төрле мәктәпләрендә укытучылык эшен башкара.

2010 нчы елдан Госман ага агачтан борынгы  капка, читән-койма, җил тегермәне, кое, умарта оялары, өстәл-урындыклар, сандыклар, башка көнкүреш кирәк-яраклары ярдәмендә элекке авыл мохитен тудыру буенча эш алып бара. Яшь буынны халкыбызның үткәне, көнкүреше белән таныштыру, кул эшләренә өйрәтү максатыннан, район мәктәпләрендә, гимназиядә, балалар бакчаларында тәрбия дәресләре үткәрә; үзе эшләгән кул эшләре ярдәмендә  төрле мастер-класслар оештыра. Район һәм авыл мәдәният йортларында, мәгариф оешмаларында үтә торган төрле бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә, семинар- киңәшмәләрдә, ”Ак калфак” оешмасы үткәрә торган төрле чараларда актив катнашып, зур уңышларга ирешә.      

Бу шөгыльгә балаларын, оныкларын да өйрәтә, алар да мәктәптә, районда, республикада үзләре иҗат иткән кул эшләнмәләре белән призлы урыннар алалар.

Госман аганың тагын бер яраткан шөгыле – ул матбугат чараларында үзенең тормыш тәҗрибәсе, истәлек-хатирәләре белән уртаклашу. Шунлыктан республика хәбәрчеләре белән дә тыгыз элемтәдә тора ул. Матбугат битләрендә күпкырлы талантлы, тынгысыз  авылдашыбызның тормыш-көнкүрешен яктырткан мәкаләләр дә берничә инде.

 “Яшь Гвардия”оешмасының Казан бүлеге һәм “Бердәм Россия” партиясе, ел дәвамында матбугатта, социаль челтәрләрдә яктыртылган вакыйгаларны күзәтеп барып, авылдашыбыз Госман Гомәр улы Хәсәншинны  2022 елда “Безнең заман геройлары” республика конкурсының “ХХ гасыр башында татар йорты мохиты, аны яңарту һәм шушы мохит белән яшь буынны таныштыру” номинациясендә  җиңүче итеп билгеләделәр һәм аңа “Безнең заман герое” исеме бирелде.

Татар бизәкләрен һәм һөнәрчелеген саклау, тарату белән шөгыльләнүче Госман ага шушы “Безнең заман герое” исемендәге медаль, герой тасмасы, диплом белән укучыларны да таныштырды.

“Мәктәбебез укучылары “Безнең заман герое”ның авылдашыбыз булуы белән горурланалар, бигрәк тә 9нчы сыйныфта укучы оныгы Зилә дә бабасының шундый зур дәрәҗәгә ирешүе белән чиксез горурлана. Рәхмәт Сезгә, Госман ага! Ә сезгә, балалар, шуны әйтәсе килә: Яшәүнең кадерен белегез! Изгелектә булсын күңелегез!” – дип, очрашу кичәсен йомгаклады Гөлсинә Рашит кызы.

Гөлназ Фәйзрахманова,

Норма урта мәктәбе укытучысы

    

    

      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: герой