Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген 17 яшүсмер паспорт алды

Бүген Балтач районында яшәүче 17 яшүсмер өчен аеруча мөһим көн, чөнки алар тантаналы рәвештә, шәхесләрен ачыклаучы төп документ - паспортлар алдылар.

Бүгеннән көннән башлап, алар гомер юлларының тагын бер әһәмиятле баскычына күтәрелделәр, олы тормыш юлына аяк бастылар. Паспорт алар тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнәчәк, бу документта гомер елларының төрле күтәрелешләре - хәрби хезмәт юлы, гаилә кору, балалар туу турында мәгълүматлар урын алачак.
Яшүсмерләрне без дә Рәсәй гражданнары булуларын раслаучы төп документ - паспортка ия булган истәлекле вакыйга белән котлыйбыз һәм тормыш юлларында үз илебезнең ватанһәрвәрләре булып, Рәсәебез белән горурланып яшәүләрен теләп калабыз, дип хәбәр итәләр районның ЗАГС бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250