Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген 8 сентябрь – VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар көне.

Иң беренче сайлаучы, һәрвакыттагыча, бу юлы да , 94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Хәсбиуллин иде.

Балтач районында сайлау участоклары ишекләре инде иртәнге сәгатьләрдә үк ачык, мәсәлән,  Балтач бистәсендәге 1090 номерлы сайлау участогы иртәнге  7 сәгатьтә үк ачылды,  иртән-иртүк тавыш бирергә мөмкин булды, шулай итеп, бистә халкының әлеге участокка билгеләнгәннәренең  күпчелеге инде тавыш бирергә өлгерде. Музыка үзенә тартып тора. Сайлау участокларында күзәүчеләр эшли. Иң беренче сайлаучы, һәрвакыттагыча, бу юлы да , 94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Хәсбиуллин иде.

Балтач бистәсендә гомер итүче 94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Хәсбиуллин сайлауларга һәрвакыт иң беренчеләрдән булып килә. Быел да Мансур ага сайлауда һәрвакыттагыча актив катнашты, сайлау участогы ишекләре ачылганчы ул инде ишек төбенә килеп баскан иде.

- Хезмәт юлын милиция өлкәсендә эшләп үткәргән, үз чорының хезмәт герое булган, лаеклы ялга чыккач та актив яшәү рәвеше алып барган һәм республикада булган вакыйгаларга беркайчан да битараф калмаучы  Мансур Хәсбиуллин яшь буынны да сайлауларда актив булырга өнди:

Үз тавышыңны бирү мөмкинлеге тудырылган икән, әлеге мөмкинлектән файдалана  белергә кирәк, – диде ул. –  Сайлауларга килеп, тавыш бирү – ул безнең гражданлык бурычыбыз. Менә мин аны бик теләп-һәм хуплап үтим. Чөнки Татарстанның ямьле бер районында яшим, Бөек Ватан сугышы ветеранына дип салган өйдә яшим, бистәдәге яңа паркларда һава сулап йөрим. Шуңа да Татарстанның муллыгы, матур тормышы өчен тавыш бирәм. Чөнки күрдем – сугышны да, ачлык елларын да... Рәхәт тормышның кадерен белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар