Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Балтач Ибраһимов Равил Ибраһим улы белән хушлаша

Ибраһимов Равил Ибраһим улы 1940 елның 1 февралендә районыбызның Иске Салавыч авылында туа.

Ибраһимов Равил Ибраһим улы 1940 елның 1 февралендә районыбызның Иске Салавыч авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, армия сафларына киткәнче туган колхозында эшли, 1959-1962 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткан яшь солдат Салавыч мәктәбенә физик культура укытучысы итеп билгеләнә. Инициативалы, актив яшь егетнең сәләтен күреп, аны 1965 елда ВЛКСМның район комитетына гомуми бүлек мөдире итеп билгелиләр. 2 ел комсомолда эшләгәч, район «Саклык банк»ына эшкә күчерелә. Ә инде 1972 елда Равил Ибраһим улы ул вакытта Балтач авылында урнашкан «Балтач район ягулык белән тәэмин итү оешмасы»на җитәкче итеп куела. Ташкүмер һәм торфның район хуҗалыкларында җылыту өчен киң куллануның артуы сәбәпле, «Райтопснабсбыт» оешмасы Шәмәрдән станциясенә күчерелә һәм аңа якын - тирәдәге районнарны ягулык белән тәэмин итеп тору бурычы йөкләнә. Илебезнең төрле төбәкләрендә урнашкан шахталарга барып, килешүләр төзү, шуның нигезендә ташкүмер кайтарту, мәктәп-балалар бакчаларының, мәдәният учакларының, җитештерү өлкәсенең җылылыгын өзлексез тәэмин итү буенча чаралар күрү – болар барысы шушы оешманың төп бурычы була. Район авыллары, күмәк хуҗалыклар, оешма - предприятиеләр табигый газ белән җылытуга күчкәнче бу оешма үзенә куелган бурычны төгәл үтәп бара һәм шушы чорда – 28 ел дәвамында аның алыштыргысыз җитәкчесе булып Равил Ибраһим улы Ибраһимов эшли. Игелекле шәхеснең якты истәлеге район халкы күңелендә озак сакланыр.

 

Нотфуллин Р.Р., Шакиров Р.И., Сабирзянов Н.Н.,Сабиров И.С., Зарипов М.Х., Әхмәтханов Ф.З., Мөхәммәтшин Г.С.,Сибгатуллин Х.С. Закиров Р.Г., Мөхәммәтгалиев Н.Г., Абдуллин Р.А., Исрафилов С.М., Габдрахманов Д. Г., Таҗетдинов Р.Ә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хушлашу