Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген бездә кунакта – “Хезмәт” сайты үткәргән фотобәйгеләрдә җиңүчеләр (+фоторепортаж)

Бүген җитәкчебез Вакыйф Зәкиев  соңгы ике бәйге җиңүчеләрен котлап, бүләкләр тапшырды, яңа бәйгеләргә рухландырды

Бүген җитәкчебез Вакыйф Зәкиев  соңгы ике бәйге җиңүчеләрен котлап, бүләкләр тапшырды, яңа бәйгеләргә рухландырды.

 Һәр ике бәйгегә дә ике урын билгеләдек. “Беренче сентябрь иртәсендә!” дигән бәйгегә 24 фотосурәт килде. Арада беренче җиңүчебез ­­– 19нчы номерлы фото – Норма урта мәктәбенең 9а сыйныф укучылары иде. Сыйныфның бүләген алырга мәктәп укучысы Адилә Гатауллина белән сыйныф җитәкчесе Роза Галиева килде. Норма урта мәктәбенең әлеге сыйныфы мәктәп тарихында гаять тә оешкан, алдынгы карашлы, кыю, җиңүләргә омтылучан, дус-тату сыйныф булып кереп калыр, мөгаен. Әле кайчан гына Мәскәүгә сәяхәт тә кылып кайттылар. Үз теләкләре белән, бергәләшеп! Икенче җиңүче булып, 1нче номер астында катнашкан Рамил Нәҗипов табылды. Куныр мәктәбендә укытучы  Рамил әфәндене сайтыбызны даими укучылар белә, бәйгеләрдә җиңә килә, саллы бүләкләрне ала килә.   Ике җиңүчебезгә  дә, эшмәкәр Гөлсем Миңнебаеваның иганәчелек ярдәме белән,  картиналар бүләк ителде.

  “Көзге муллык” дигән фотосурәтләр бәйгесендә  567 тавыш җыеп  Иске Салавычтан Нурлан Сәйфелганиев  танылды. Нурлан, сөбханалла,  күз тимәсен, бик матур малай, Салавыч балалар бакчасына йөри. Редакциябезгә килүне зарыгып көткән, җитәкче абый шоколод һәм шар белән куандыргач, бик сөенде балакай. Әлеге конкурста 470 тавыш белән Чепьядан  Софья Эшкеева да  җиңүче дип табылды. Софьяның әтисе белән әнисе бәйге турында инстаграмнан ишетеп белгәннәр. “Тавыш җыйганда шулкадәрле кызып киттек, телефоннан һич аерып булмады үзебезне”,  диләр. Тагын кайчан яңа бәйге башлыйсыз, дип тә кызыксындылар. Җиңүчеләргә  “Мебельный Дом Софья” кибетләр челтәренең урын-җир әйберләре тапшырылды.

Рәхмәт сезгә, хөрмәтле сайт укучыларыбыз! Тавыш җыюда актив катнашып, бәйгебезне ямьләндергәнегез өчен! Алга таба да бергә булыйк, аерылмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге