Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Эльвирабызның туган көне...

Таузар авылы кызы, танылган журналист, диктор Эльвира Ибраһимованың бүген туган көне.

Аны хөрмәт иткән һәркем күңелендә яңгыраган теләкләр бүген якташыбыз рухына дога булып барып ирешсә иде. Яратабыз. Сагынабыз. Юксынабыз сине, Эльвира.

Иртүк социаль челтәрдә мәрхүмәнең бертуган апасы Алсу Хәкимҗанованың дөнья күргән шигырен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Туган көнең , сеңлем...
Ә каберең......
Кар ябынып җиргә сыенган.
Бик аз гына тигән тәкъдир хакың,
Яшнәп янар өчен куелган.

Син мөгаен....
Тыныч кына рухта...
Түгелсеңдер бакый доньяда ...
Бер изгелек фәрештәсе булып,
Кайтасыңдыр таңнар туганда...

Яшең арткан саен...
Яшь син һаман..
Картаймассың еллар узса да...
Матурлыкның әллә хакын яклап,
Туган булдың микән доньяга?!

Ни дисәк тә...
Күпме ялварсак та....
Җиңел сәбәп сорап язмыштан,
Күңел тынычланмый юксынудан,
Җан басылмый сагну сагыштан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эльвира Ибраһимова