Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген – Әфганчылар көне

1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.

15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.

«Ростов» әфганчылар төркеме чыгышыннан соң төшерелгән күмәк фото. 14.02.2022

Бүген районда әфганчылар бер-берсе белән күрешеп истәлекләр, хатирәләр барлаша, мәктәпләрдә алар белән очрашулар уздырыла.

Югалтулар көтмәгәндә була,
Өзелә юл, гөрләп яшәр чакта.
Онытырга безнең хакыбыз юк -
Шушы җырым, дустым, синең хакта.

Биек таулар иле, янәшәдә
Үлем йөрде, булды яныбызда.
Аямадык үзебезне, дустым,
Тугры калдык хәрби антыбызга.

Тик язмышны алдый алмыйбыз шул:
Хатлар килми күптән син дустан.
Тәкъдир язган булган маңгайларга
Туганчы ук бер сүз – Әфганстан.


Юныс Миңнемөхәммәтов.

Бу шигырь сүзләре мәрхүм әфганчыларның рухына дога булып барып ирешсен иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әфганчылар көне