Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген җитәкчеләр чираттагы атналык киңәшмәгә җыелды (+фото)

Авыл хуҗалыгы тармагында урак өсте кампаниясенә ныклы әзерлекле булып керү зарур, уңыш муллыгына зур ышаныч биргән игеннәребезне кыска срокларда һәм сыйфатлы итеп җыйнап алуны оештыру иң мөһим эшләрнең берсе икәнен истән чыгармаска кирәк.

Киңәшмә барышында 23 июль көнне узачак "Гырон-быдтон" бәйрәменә әзерлек чаралары, җирлекләрдә үзара салым акчасына планлаштырылган эшләрнең үтәлеше, җирлекләрне чистарту, төзекләндерү һәм борщевикка каршы эшләнелгән эшләр, Балтач шәһәр җирлегендә үткәреләчәк өмә, Куныр һәм Шеңшеңәр авыл җирлекләрендә җирләргә һәм биналарга инвентаризация үткәрү тәртибе, авыл хуҗалыгы тармагындагы эш торышы хакында сөйләшенде.
Җәйге чорда халыктан җыйналган үзара салым акчаларын максатчан файдалану, эшләрне сыйфатлы башкару, борщевикка каршы көрәш эшләре җирлек җитәкчеләре каршында зур бурыч булып тора. Кояшлы көннәр төзелешләр өчен киң колач җәйсә дә күп кенә җирлекләрдәге үзара салым акчасына башкарыласы төзелеш эшләренең барышы канәгатьләнерлек түгел әле.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев